enrutat
Баш бит / Уфа «Нур» татар театры язгы премьерасына чакыра
Уфа «Нур» татар театры язгы премьерасына чакыра

Уфа «Нур» татар театры язгы премьерасына чакыра

Совет чоры драматургы Хәй Вахитның барлык әсәрләре диярлек һәрвакыт театрлар тарафыннан яратып куелган. Шулар арасында «Туй алдыннан» пьесасы аеруча бәхетле язмышлы. Ул бүгенге көндә дә театр сәхнәләреннән төшми. «Нур»да исә бу әсәрне режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштерә. Әйткәндәй, Байрас Надым улы 90 елларда, яңа оешкан театрның дәүләт статусы алып эшли башлаган чорында, аның репертуарын туплауга һәм иҗади йөзен формалаштуруга зур көч салган шәхес. Аның кул астында легендар «Зөләйха» (Г.Исхакый), «Адашкан күңел» (М.Фәйзи), «Ямьсез тормыш» (Ф.Сәйфи-Казанлы), «Киек казлар артыннан» (И.Юзеев), «Бердәнберем бәхет гөлем» (Х.Вахит) спектакльләре туа.

туй алдыннан нур театры афишаХәй Вахитның «Туй алдыннан» әсәре сайлануы да юкка түгел. Пьеса яшьләр турында, дуслык, мәхәббәт, бәхет турында. Аңа һәркем үз юлы белән килә. Тик кайсы юл ышанычлы, ә кайсы алдаткыч? Четерекле сайлау. Бигрәк тә яшь кешегә. Бер ялгышлык аркасында якын кешеләр арасындагы кискен мөнәсәбәтләр куерганнан-куера бара…

Спектакльдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина. Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Вилдан Мисбахов, Азат Арысланов, Айнур Баянов, Айгөл Габдуллина, Ленария Хаҗиева, Дамира Сәетова, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар катнаша.

Премьера спектакльләре 24, 25 һәм 27 мартта күрсәтеләчәк.

«Нур» татар дәүләт театры сайты материалы файдаланылды

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*