tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Балкыш” республика әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы үтте
Уфада “Балкыш” республика әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы үтте

Уфада “Балкыш” республика әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы үтте

Башкортстанныңӊ төрле төбәк­ләрен­нән язучылар-шагыйрьләр, журналистлар, әдәбият сөючеләр Уфа “Нур” татар дәүләт театрыныңӊ кече залына җыелды.

Бәйге Башкортстан Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте башлангычы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Гранты ярдәме белән оештырылды. Бәйгене үткәрүгә Башкортстан Язучылар берлеге, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” гәзитләре, “Тулпар” журналы күп көч салды. “Балкыш” бәйгесе озак еллар әдәбият өлкәсендә хезмәт иткән, безне үзләренең иҗат җимешләре белән сөендергән якташларыбыз, мәртәбә­ле шагыйрь-язучыларыбызны хөрмәт­ләү, иҗади көчләрне барлау максатыннан оештырылды.

Чараны Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөх­тәрияте рәисе Римма Үтәшева ачты. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбай Әдәбият елы уңаеннан башкарылган эшләр турында сөй­ләде, “Балкыш” конкурсының әһә­миятле вакыйга булуына басым ясады.

Кичә “Әдәби тәнкыйть” номина­циясендә җиңүчеләрне котлаудан башланды. Кушнаренко районы егете Руслан Сөләймановка “Тулпар“ журналында басылган “Соңгы сер”нең сере нидә?” исемле тәнкыйть мәкаләсе өчен икенче дәрәҗә диплом тапшырылды. Беренче урынга “Кызыл таң” гәзитендә басылган “Атнабай – үзе бер дөнья”, “Атнабай иманы” тәнкыйть мәкаләләре өчен Ләйсән Кәшфи лаек булды.

“Шигърият” номинациясендә җиңүчеләрне Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов котлады. Уфада яшәп иҗат итүче, гомерен журналистикага багышлаган шагыйрь Рим Идиятуллин беренче дәрәҗә бүләккә ия булды, Фәрит Габде­рәхим, Илдус Фазлетдинов, Айдар Маннанов икенче урын яуладылар. Өченче дәрәҗә диплом белән Миләүшә Гыйльманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Ирек Галин бү­ләкләнде. Кызыксындыру бүләге Чакмагыш районыннан Римма Гайнановага тапшырылды.

“Проза” номинациясендә җиңү­челәр бүләкләрен Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендәге проза бүлеге җитәкчесе, язучы, журналист Дилбәр Булатова кулыннан алды. Чәчмә әсәрләр язучылар арасыннан Мансаф Гыйләҗев беренче урынга лаек булды, икенче урынны Дилә Булгакова, Эдуард Әгъзами, Закир Әкбәров бүлеште, өченче урын Рәм­зилә Каһирова, Гөлфизә Кәлимул­лина, Екатеринбург шәһә­рендә яшәүче Борай кызы Физәлия Дәүләтгәрәевага бирелде. Кызыксындыру бүләгенә Фәзилә Садыйкова лаек булды.

Конкурсның оештыру комитеты һәм жюри әгъзаларының карары буенча “Әдәбият елы”нда “Тулпар” журналында басылган повестьлар махсус бүләк белән билгеләнде. Хисаметдин Исмәгыйлев (“Тимерче Әхмәтгәрәй” повесте), Рәшит Сабит (“Җигән буйкайларын буйладым” повесте), Сәгыйдулла Хафизов (“Тузгытыл­ган күч” повесте) иҗат иткән әсәрләр иң уңышлылары дип табылды.

“Сатира-юмор” номинациясендә җиңүче булып Рәдиф Тимершин танылды. Салават Рәхмәтулла, Әлиф Галимов, Кәүсәр Әминев икенче урынны яуладылар. Әгъдәл Низаев, Рәзиф Зыятдинов, Заһит Мурсиев өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендәге шигърият бүлеге җитәкчесе, сатира-юмор остасы Мөнир Вафин бүләкне тапшырганда сатирик әсәрнең кыйммәте алтын бәрәбәренә йөрүен ассызыклады. Элек-электән төртмә, ачы телле язучылар сан ягыннан күп булмаса да, сыйфаты белән нәтиҗәгә ирешкән.

Шулай ук “Тулпар” журналы битләрендә ике ел дәвамында барган “Милли гамь” конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге номинациядә Башкортстан дәүләт сәнгать музееның ”Иҗат” күргәзмә залында үткән күргәзмәсе, рәсем сәнгатендәге миллилек рухы өчен Балтачта туып-үскән рәссам Мэлс Вафин бүләкләнде. Шулай ук Максат Мамлиев, Эльверт Хәмәтшин да җиңүчеләр булды.

Якташыбыз, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче язучы Зифа Кадыйрова махсус бүләккә һәм “Иң күп укылучы автор” исеменә лаек булды. Бәйрәм авторның “Синсез килгән язлар” романының исем туе белән тәмамланды.

“Балкыш” әдәби конкурсында җиңүчеләрне котлап, “Кызыл таң” нәшрияты директоры, конкурсның жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов бәйгедә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте һәм аларның әйдәүче әдәби көч һәм бүгенге әдәбиятның зәвыгын билге­ләүче булып торуына басым ясады. Жюри рәисе һәм башка чыгыш ясаучылар да “Балкыш” конкурсы һәр елны үткәрелсен иде дигән теләк белдерде. Өлкән әдипләребез Рим ага Идиятуллин, Салават ага Рәхмәтулла, Фәрит ага Габдерә­хим дә “Балкыш” конкурсы безнең күңелләрдә кояш яктыртты дигән фикерне әйттеләр. Бу, беренчедән, олы әдипләребезгә хөрмәт күрсәтү, аларның хезмәтен тану булып торса, яшьләргә үсәргә, танылырга ярдәм итәр иде һәм үзенә күрә бер омтылыш бирер иде.

“Балкыш” әдәби конкурсының исеменнән үк күренүенчә, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗа­тында салават күперенең барча төс­ләре бар. Төсләр, фикерләр, хис­ләр, тойгылар балкышы аллы-гөлле чәчәкләр гөлләмәсендә дә, дипломнарда да чагылды. Җиңү­челәргә акчалата сертификатлар тапшырылды.

Кичәне Уфа “Нур” дәүләт театры артисткасы Финә Вәлиева һәм яшь шагыйрь Нурлан Ганиев алып барды. Бәйгедә җиңүчеләр шигырь укыды, мәзәк сөйләде, араларында җырга әвәсләре дә, гармунда уйнаучылар да барлыгы ачыкланды. Танылган җырчы Нурия Басыйрова, Башкорт­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәүдәт Гыйләҗев, “Нур” театры артистлары чыгышы кичәгә ямь өстәде.

Бәйгедә җиңүче барлык авторларны да тагын бер кат ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә илһам канатларыгыз талмасын, күңелләрегез яшь, уйларыгыз саф булып калсын! Иҗат ялкыныгыз елдан-ел ныграк балкысын!

Альбина Хәлиуллина, «Кызыл таң» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*