tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк
Уфада башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк

Уфада башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк

16-17 ноябрьдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк.

Коммерциягә карамаган «Идел» фонды аның оештыручысы булып тора.Чараның төп максаты – Башкортстанның һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.Конкурста катнашуга Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлар башкаручы урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләрендә укучы студентлар һәм аны тәмамлаучылар, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре чакырыла.

Катнашучыларның яше – 16-35 яшь (7-15 яшьләрдәге балалар номинацияләрендә катнашучыларны исәпкә алмаганда).Конкурста катнашуга гаризалар 6 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.

Бәйгечеләрне Русия Федерациясенең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяли.

kiziltan.ru
Фото: “Башинформ” агентлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*