tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылды
Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылды

Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада эш сәфәрен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисын ачудан башлады. Исегезгә төшерәбез, ул тугандаш республикага ике көнлек визит белән кичә, 11 нче мартта килде.

Яңа офис ике бүлмәле, 70 кв.м мәйданны били. Биредә 4 хезмәткәр эшли. Милли Шура рәисен яңа бина белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин таныштырды. Әлеге вазифага ул узган ел ахырында билгеләнгән иде. Моңа кадәр бу эш белән Алик Локманов җитәкчелек итте.

Васил Шәйхразыев бина белән танышканнан соң: “Безнең хыял чынга ашты, офислы булдык. Ләкин эш офис булмаганда да барды. Моңа кадәрге җитәкчеләр дә үз вазифасын яхшы башкарды. Ә яңа офис эшне тагын да җиңеләйтер дип уйлыйм. Уңышлар телим,”- диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*