tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк
Уфада Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

Уфада Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

13 декабрьдә Башкорт дәүләт университетында татар әдәбияты классигы, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышланган «Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары» дип аталган VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

 Юнәлешләр:

  • Дәрдемәнднең иҗади мирасы: заманча караш, Дәрдемәнднең иҗтимагый эшчәнлеге, матур сөйләм стилистикасы проблемалары контекстында шагыйрьнең теле, татар теленең һәм диалектларның тарихы һәм хәзерге торышы, чагыштырма филология контекстында төрки халыкларның телләре, фольклоры һәм әдәбияты;
  • Милли телләрне өйрәнүнең социолингвистик аспектлары; мәдәниятара аралашуда туган мәсьәләләр, дәүләт һәм чит телләр, лингвокультурологик проблематика, лингводидактик һәм социомәдәни технологияләр һәм практикалар.

Конференциядә катнашырга белем бирү учреждениеләре укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, аспирантлар, магистрантлар һәм студентлар чакырыла. Конференция татар, рус, башкорт телләрендә узачак

Материаллар 30 ноябрьгә кадәр «конференция» билгесе белән [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*