tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды
Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

9 апрельдә Уфа «Нур ” татар театры каршындагы мәйданда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

Монументның биеклеге 3,5 метр тәшкил итә, постамент белән – 8 метр. Монумент Мәскәүдә бакырдан эшләнгән. Авторлар -Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм танылган архитектор Леонид Дубинский. Якын көннәрдә якындагы территориядә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.

Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге берничә дистә еллар көткән һәйкәл ачылышы 17 һәм 18 апрель көннәрендә узачак. Татарстан көннәре кысаларында булачак бу тантаналы вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*