tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проекты әзер
Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проекты әзер

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проекты әзер

Уфада яшәүчеләргә генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проектын күрсәтәчәкләр. Теләгән һәркем бәйгегә килгән эшләр белән 14-16 декабрьдә «Торатау» конгресс-холлында узачак ачык ишекләр көнендә таныша ала. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә шундый мәгълүмат урнаштырган.

«Әйдәгез, әлеге вариантларга бергәләп күз салыйк әле. Алар арасында без урнаштырачак һәйкәлнең макеты да бардыр, мөгаен, – дип мөрәҗәгать иткән ул үз сәхифәсенә язылучыларга. – Җиңүчене ачыклаганда, бәйге комиссиясе һәр фикерне исәпкә алачак».

Россия Героена урнаштырылачак монумент проектлары бәйгесенә 19 эскиз һәм өч үлчәмле модельләр килгән. Аларны фотога төшерү тыела. Шулай да гражданнар махсус бланкларда үз фикерләрен язып калдыра ала. Һәйкәл Уфаның Совет мәйданында урнаштырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*