tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Идел” татар-башкорт җыры бәйгесе үтә
Уфада “Идел” татар-башкорт җыры бәйгесе үтә

Уфада “Идел” татар-башкорт җыры бәйгесе үтә

Уфада “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры бәйгесе бара. Кичә конкурс өлеше узды, бүген бәйгенең Гала-концерты булачак. Конкурсны ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Конгресс Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев сәламләде, оештыручыларга рәхмәтләр җиткерде, бәйгедә катнашучы яшьләргә уңышлар теләде.

Ел саен инде 8 тапкыр уздырылган “Идел” фестивалендә Башкортстаннан, Татарстаннан, Мәскәүдән, шулай ук Ульяновск, Саратов, Волгоград, Оренбург, Самара өлкәләреннән, хәтта Кытайдан катнашучылар җыелды.

БүгенгеГала-концертта 2018 ел лауреатлары, бәйгенең жюри әгъзалары, “Идел”нең алдагы ел лауреатлары катнашачак. Шулай итеп, бәйгенең шәрәфле кунаклары арасында Идрис Газиев, Флюра Кильдиярова, Зиля Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Зилия Бахтиева, Рафис һәм Алмас Сирусиннар, Нурзида Абизова һәм башкалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*