tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Ике аккош” җыр бәйгесе үтте
Уфада “Ике аккош” җыр бәйгесе үтте

Уфада “Ике аккош” җыр бәйгесе үтте

Уфада республика музыкаль конкурсының Гала-концерты үтте.
РСФСРның атказанган, Башкорт һәм Татар АССРларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева ап-ак карларга күмелгән декабрьдә дөньяга килгән. Соклангыч таланты, халыкчан иҗаты һәм табигый моңы аны кабатланмас шәхес иткән. Оста аккомпаниатор, композитор, БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗат иткән җырлар чит ил сәхнәләрендә дә яңгыраган. Менә дүртенче ел инде декабрьдә парлы җыр-моң ияләре Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган республика музыкаль конкурсы уза. Бәйгенең вокал өлеше Фәридә Кудашева туып-үскән Чишмә районында үткәрелсә, дөньяга Бәхти Гайсинны биргән бәрәкәтле Авыргазы җирендә уен коралларында уйнаучылар ярышы оештырылды.

Традициягә әйләнеп киткән, һәвәскәр башкаручылар талантын ачуга багышланган, елдан-ел танылу ала барган проектта ул оештырылганнан алып 200дән артык кеше финалга чыккан. Аларның барысын да җыр сәнгатенә, туган җире, халкына булган сөю берләштерә. Фәридә Кудашеваның җырлары, Бәхти Гайсин иҗат иткән көйләр төрле яшьтәгеләр күңелендә истәлекле ядкарь булып саклана, дуслыкка, бердәмлеккә, матурлыкка өнди.

Мәгълүм булуынча, күркәм бәйге дүрт ел элек Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тәкъдиме белән Мәдәният министрлыгы, Республика халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районы хакимиятләре ярдәмендә оештырыла. Кичәне алып баручылар Башкортстанныңӊ атказанган артисты Эльмира Саматова һәм шагыйрь Нурлан Ганиев быел бәйгенең икенче турында катнашу өчен 50гә якын гариза кабул ителүе турында әйтте.

“Ике аккош” җыр бәйгесе җиңүчеләре иң чагу, иң матур чыгышларын Уфа тамашачына тәкъдим итте. Чарага килгән мәртәбәле кунаклар – Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары – Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов аккошлардай соклангыч ике шәхеснең моңы һәм иҗатының халыклар дуслыгы күперен ныгытучы күркәм чара булуын билгеләде, әһәмиятен ассызыклады.

— Күпмилләтле Башкортстан мәдә­ниятенең ике аккошы булган Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин исемен йөрткән, аларның җырларына багышланган бу бәйге республикада бик матур традициягә әйләнә бара. Чынлап та, ул ел саен яшәешебезне күркәмли, чөнки чын моң, хакыйкатькә, тугрылыкка, матурлыкка, яхшылыкка, дуслыкка өндәгән җырлар бар икән, димәк, тормышыбызда тынычлык, һәрвакытта да милләтебезгә карата ихтирам, тигез итеп карау булачак, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина.

Римма Үтәшева проектны югары дәрәҗәгә күтәрүдә яклау һәм хуплау тапкан өчен республика җитәкчелеге, район хакимиятләре, шулай ук партнерлар – Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Республика халыклары ассамблеясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, җиңүчеләрне тәбрикләде.

Гала-концертның Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармония­сенең зур залында үтүе очраклы түгел. Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның иҗади эшчәнлеге филармониядә үткән. Жюри рәисе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов билгеләвенчә: “Шушы диварлар аларның күңел җылысын саклый кебек. Безнең бурыч һәм бәйгенең төп максаты – исемнәрен саклап, алар иҗатын киләчәк буынга тапшыру”.

Рәсми өлештән соң, җиңүчеләрнең исемнәре аталды, алар чыгыш ясады. Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” республика җыр конкурсында вокал буенча Гөлназ Фәхретдинова (Авыргазы районы), Айгөл Газиева (Чишмә районы), Нәгыйм Нуриманов (Күгәрчен районы), Диләрә Габдрәфыйкова (Уфа шәһәре) – беренче, Илмир Рәхмәтуллин (Чишмә районы), “Энҗе” халык вокал ансамбле (җитәкчесе Альбина Хәйруллина, Бүздәк районы), Резеда Рәҗәпова (Авыргазы районы) — икенче урын алды, өченче урынны Кадрия Исламова (Уфа шәһәре) белән Рәмзия Гыйбашева (Бүздәк районы) бүлештеләр.

Уен коралларында уйнаучылар бәйгесендә Дүртөйле балалар музыка мәктәбенең укытучылар ансамбле (җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Тришин), төрле милләт вәкилләренең “ТОСМА” баянчылар ансамбле (Авыргазы районы), Таһир Шаһивәлиев (Уфа шәһәре) — беренче, Гаяз Газиев һәм Фәһим Гайсин (Авыргазы районы), Рамил Гыймранов һәм Наил Вәлиев (Күгәрчен районы), Рәүф Хөснуллин (Күгәрчен районы) — икенче, Рамил Мөлеков (Авыргазы районы), Наил Ишбулатов (Бүздәк районы) өченче урынга лаек булдылар. Концертта шулай ук “Хәзинә” татар халык ансамбле, Башкортстанның атказанган артисты Сәйдә Ильясова, легендар биюче Зөлфия Кудашева чыгыш ясады, танылган җырчылар Айдар Галимов белән Роберт Тимербаев “Хәтер” җырын башкарды. Моңлы тавышлы Фәридә Тимербаеваның җырлары чарага ямь өстәде.

Республика җыр сәнгатен үстерүгә, яшь талантларны ачыклауга, ватанпәрвәр­лек рухын тәрбияләүгә зур өлеш кертүче “Ике аккош” республика җыр конкурсы проекты тамашачы күңелендә матур тәэссоратлар калдырды. Проектның абруе киләчәктә тагын артыр, чит якларда да даны яңгырар дигән өмет зур.

Ләйсән Бәдертдинова, “Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*