tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Ике аккош”ның йомгаклау концерты узды
Уфада “Ике аккош”ның йомгаклау концерты узды

Уфада “Ике аккош”ның йомгаклау концерты узды

7 декабрь көнне Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармония залында легендар җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм талантлы композитор, музыкант Бәхти Гайсинның истәлегенә багышланган “Ике аккош” дигән, республика конкурс-фестиваленең 5 еллык юбилеена багышланган йомгаклау концерты узды. Төп оештыручылары – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты.

Яңа исемнәр һәм ачышлар белән беррәттән,  концертта Айдар Галимов, Айгөл Сагынбаева, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар,  Дамира Сәетова һәм башкалар иҗатчылар да чыгыш ясады.

“Ике аккош”ның  йомгаклау өлешендә  Фәридә  Кудашеваның туган ягы Чишмә районыннан һәм Бәхти Гайсиннын туган төбәге Авыргазы якларыннан күп кенә вәкилләр дә килгән иде. Тантана бәйгедә җинүчеләрнең чыгышлары һәм аларны бүләкләү белән үрелеп барды.

Рузил Имамов,
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*