tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак
Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

18 июнь көнне Уфада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановның иҗатына багышланган “Җырларга күчкән җаным” дип аталган иҗат кичәсе узачак.

Кичәдә композиторның җырлары популяр артистлар Филүс Каһиров, Җәмил Әбделманов, Идрис Кәлимуллин, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлова, Рамил Хаҗиев, Мәхмүт Фатыйхов, Нурия Басыйрова, Айрат Халиков, Ләйсән Шәрипова, Рәдиф Зарипов, Руслан Хисаметдинов, Илшат Шәйхуллин, Илнур Вәлитов, Линар Шәймөхәммәтов, Ринат Салихьянов, Рифкәт Гафаров башкаруында яңгыраячак. Кичәдә шулай ук М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрының музыкаль ансамбле, “Вираж” бию төркеме дә чыгыш ясаячак.

Алик Локманов – “Кыз бала”, “Гомер бит ул”, “Каз канаты”, “Киткән кошлар кайтыр”, “Матур була” һәм башка күп популяр җырлар авторы. Аларның зур өлеше танылган шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Рим Идиятуллин белән иҗади берлектә язылган.

Шул ук вакытта Алик Харис улы җәмәгатьчелек эше белән дә шөгыльләнә. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан буенча вәкиле, күпсанлы милли-мәдәни проектлар авторы. Аның тырышлыгы белән Казанда ел саен Башкортстан татар шигърияте көннәре үткәрелә.

Иҗат кичәсе “Башкортостан” концерт залында 19.00 сәгатьтә башлана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/24/164588/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*