tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада кымыз бәйрәме узачак
Уфада кымыз бәйрәме узачак

Уфада кымыз бәйрәме узачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән 12 гомумдәүләт проекты арасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү юнәлеше дә бар. Республикада бу юнәлештә барлык куәтенә эш бара да инде. Атап әйткәндә, 27-28 июльдә “Акбузат” ипподромында үтәчәк “Җәйләү” башкорт кымызы этно-фестивале дә нәкъ әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан кымыз җитештерүчеләр җыела, алар Уфага үз продукциясен алып килә. Чарада кымыз җитештерүчеләрнең җыелышы һәм аларны укыту үтәчәк. Шулай ук, алар бәйгедә көч сынашып, үзләренең кымызын республикада иң яхшысы дип таныту мөмкинлегенә дә ия булачак.

Программада этно-ярминкә, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре, этно-ихата һәм балалар зонасы оештырылу көтелә. Кымыз-бар һәм чәй белән ял итү зонасы, шулай ук “Ашмаркет” ашамлыклар фестивале оештырылачак.

Фестивальнең икенче көнендә гаилә белән “Терра Башкирия” ат спорты турнирының чираттагы этабында ат чабышларын карарга була.

“Башкорт кымызы” брендын тергезү һәм пропагандалау, Башкортстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм кече эшкуарлыкка ярдәм итү, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күңелле ял оештыру, Уфа шәһәрен һәм Башкортстанны популярлаштыру фестивальнең максатлары булып тора.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Акбузат” үзәге, UMAY Ethno Production, Кумысная Жумабая, Республика халык иҗаты үзәге чараның оештыручылары булып тора.

Бу Уфа өчен көтеп алынган һәм чагу чараларның берсе булачак.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*