tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Нәүрүз бәйрәмендә пылау пешерүчеләр көч сынашачак
Уфада Нәүрүз бәйрәмендә пылау пешерүчеләр көч сынашачак

Уфада Нәүрүз бәйрәмендә пылау пешерүчеләр көч сынашачак

31 мартта Уфада республика күләмендә традицион «Нәүрүз» бәйрәме көнне пылау буенча беренче чемпионат башлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Чара беренче тапкыр «ЕврАзия» агропаркы мәйданчыгында үтәчәк. Чемпионат 12.00 сәгатьтә башлана.

«Бөтен кешене пылау белән сыйлаячакбыз! Ул барысына да җитәчәк. Пылау пешерү өчен 100әр литрлы 10 казан әзерләнде», – дигән агропарк директоры Тимур Мөхәммәтҗанов.
Оештыручылар әйтүенчә, урамда кунакларның күз алдында сәмәрканд, таҗик, үзбәк, бохара, азәрбҗайҗан пылаулары әзерләргә ниятлиләр. Теләгән һәркемгә рецептлар өләшәчәкләр.

Моннан тыш, Урта Азиядә яшәүче барлык халыкларның милли ризыгы – сүмәләк әзерләү буенча мастер-класс оештырылачак.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*