tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенә унике кыз сайланды
Уфада “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенә унике кыз сайланды

Уфада “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенә унике кыз сайланды

9 февраль көнне Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2014” конкурсының икенче сайлап алу өлеше үтте. Анда Башкортстанның төрле районнарыннан 31 гүзәл туташ катнашты. Финал бәйгесе февраль азагына билгеләнгән.

Абруйлы жюри милләтебез кызларының матурлыгына гына түгел, җыр-биюгә, татар телен белүенә дә бәя биреп, бәйгенең йомгаклау өлешенә 12 дәгъвачыны сайлап алды. Хәзер икенче турны үтә алган кызлар ун көн буе, белгечләр ярдәмендә, җыр-биюгә сәләтләрен үстерә, милли йолаларыбызны, туган телебезне белүләрен камилләштерәчәк. Ә финал бәйгесе февраль азагына билгеләнгән.

Төп җиңүчеләрдән тыш төрле номинацияләрдә бүләкләү дә каралган. Быелгы “Нәүрүз гүзәле”н оештыручылар иң элек республиканың дүрт төбәгенә йөреп икенче турда катнашачак кызларны сайлады. Нәтиҗәдә Уфага җәмгысе 31 гүзәл туташ килде. “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе урынбасары, “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе җитәкчесе Зәлия Ахунова әйтүенчә, былтыр бу бәйгедә кырыктан артык кыз катнашкан.

“Быел дәгъвачыларның азрак булуына уфтанырга кирәкми, – ди Зәлия ханым. – Без сан артыннан кумыйбыз. Шушы сайлап алынганнар арасында да иң-иңнәрен бәяләп, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыру, сәләтләрен үстерү шулай ук зур тырышлык сорый һәм бу бик тә игелекле эш”.

Бәйгенең икенче өлеше Уфа “Нур” татар театрында үтте. “Нәүрүз гүзәле”ндә 17 яшьтән 25 яшькә кадәр аралыктагы чибәркәйләр көч сынаша. Сәхнәгә чакырылучы кызлар жюри әгъзаларына үз сәләтләрен раслау өчен биеп тә ала, җырлый да, башка маһирлыкларын да күрсәтә.

“Нәүрүз гүзәле” конкурсының икенче өлеше вак иләкне хәтерләтә. Биредә кызларның матур булуына гына түгел, ә аларның татар телен яхшы белүенә дә өстенлек бирелә. Барлык кызлар да, әлбәттә инде, җиңү максатын гына куя.

Чираттагы бәйге тәмам. Хәзер инде февраль азагында узачак финалда катнашу хокугын 12 кыз ала. Алар белән артистлар һәм тел белгечләре 10 көн дәвамында шөгыльләнәчәк. Уфа “Нур” татар театры актрисасы Айгөл Габдуллина жюри әгъзасы. Шулай ук кызларга актерлык осталыгы, сәхнә теле маһирлыгы сабакларын да бирәчәк ул ун көн буе. Аның сүзләренчә, татар кызлары матур һәм сылу гәүдәле генә түгел, ә төрле сәләтләре белән дә сокландыра торган булырга тиеш.

Гүзәллек конкурсын оештыру төркеме әгъзалары матур бәйрәмне озак истә калырлык итеп үткәрү өчен бар тырышлыгын сала. Йомгаклау тамашасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 28 февральдә була.

Фәнис Фәтхи, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*