tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар балалар Сабантуе үтте
Уфада татар балалар Сабантуе үтте

Уфада татар балалар Сабантуе үтте

Татар балалар Сабантуе Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбе тарафыннан быел инде бишенче тапкыр оештырылды. Әйткәндәй, әлеге мәктәп үзе дә күптән түгел биш яшен билгеләгән иде. Бәйрәм 27 майда Татар якшәмбе мәктәбе урнашкан 41нче мәктәп бинасы (Достоевский урамы, 154нче йорт) каршындагы сирень чәчәкләре белән күмелгән яшел хәтфә үлән өстендә узды. Мәктәп алды Уфаның төрле уку йортларыннан килгән балалар һәм аларның ата-аналары белән тулы иде. Тирә-якта татар моңы тантана итте, яшь һәм популяр артистлар башкаруындагы җырлар яңгырады, милли һәм заманча биюләр башкарылды.

Күпсанлы тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар, яшь җырчылар Алсу Файзыханова, Наилә Әүхәдиева, Ангелина Гафарова, Луиза Сайбатталова, Алсу Сөендекова, “Baby Dance”, “Асылташ” бию төркемнәре чыгыш ясады. Аларның дәртле яшьлек җырлары тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде, күпләр үзләре дә биюгә кушылдылар. Хәер, Татар якшәмбе мәктәбенең үз укучылары да сынатмады: “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле әгъзаларының талантына һөнәри артистлар да көнләшерлек иде.

Бу вакытта концерт барган мәктәп алдындагы спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр арасында Сабантуе бәйгеләре кызды. Монда бәйрәмнең өлкәннәр өчен үткәрелә торган барлык төрләре дә диярлек урын алды. Балалар аркан тартышты; капчык белән сугышты; капчыклар киеп тә, авызларына йомырка салынган кашык кабып та кемузардан йөгереште; су тутырылган чиләкләр эленгән көянтәләр киеп йөгерүдә көч сынашты; күз бәйләп көршәк ватты, бүләкләр кисте һәм башкалар. Бәйгеләрдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады: балаларның куллары – алдагы уку елы өчен кирәкле дәфтәр-альбомнар, каләм-карандашлар, ә авызлары төрле тәм-том, сут, шоколадлар белән тулы иде.

Бәйрәм барышында Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйльфанова уку алдынгыларын, төрле ярыш- олимпиадаларда җиңеп чыгучы балаларны, мәктәпкә төрле яклап ярдәм күрсәтүче ата-аналарны тәбрикләп, аларга Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Сабан туе ахырында балалар өчен мәктәп эчендә чәй табыны оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар укытучылар коллективына рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Балаларның күзләрендә шатлык очкыннары балкый иде.

Оештыручылар билгеләвенчә, киләчәктә әлеге бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтеп, Сабантуен шәһәр һәм республика күләменә чыгару күз уңында тотыла.

Илдус Фазлетдинов

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*