tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар балалары арасындагы “Җанлы сүз” бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтәчәк
Уфада татар балалары арасындагы “Җанлы сүз” бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтәчәк

Уфада татар балалары арасындагы “Җанлы сүз” бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтәчәк

28 сентябрьдә Уфада татар балалары арасындагы “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсының йомгаклау кичәсе үтәчәк

Быел, февраль башында, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсын игълан иткән иде. Чара кафедраның 60 еллык юбилеена багышланды. Бәйгегә төрле темалар һәм жанрлар буенча иҗат ителгән оригиналь әсәрләр кабул ителде. Иҗади конкурста Башкортстанның 28 район һәм шәһәреннән 208 укучы катнашты. Абруйлы жюри аларның эшләрен дүрт яшь төркемендә ( I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфлар, студентлар) тикшереп, “әкият”, “шигырь”, “хикәя”, “эссе”, “публицистика”, “фәнни эш”, “сценарий” номинацияләрендә 84 җиңүчене сайлап алды һәм бүләкләү тантанасына чакырды.

“Җанлы сүз – 2018” бәйгесенең йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында узачак. Бәйгедә җиңүчеләрне республиканың танылган язучылары, шагыйрьләре, журналистлары, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән кызыклы очрашулар, Уфаның истәлекле урыннары һәм музейлары буенча сәяхәт көтә. Яшь талантларга төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыру каралган. Теркәлү Башкорт дәүләт университетында көндезге сәгать 10.30 – 11.00 дә башкарылачак.

Җиңүчеләр исемлеге белән bashedu.ru адресы буенча Башкорт дәүләт университеты – Филология факультеты сайтында танышырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*