tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар композиторының иҗат кичәсе узачак
Уфада татар композиторының иҗат кичәсе узачак

Уфада татар композиторының иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

18 июньдә, кичке сәгать җидедә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак кичәдә композиторның җырлары популяр артистлар Филүс Каһиров, Җәмил Әбделманов, Идрис Кәлимуллин, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлова, Рамил Хаҗиев, Нурия Басыйрова, Айрат Халиков, Ләйсән Шәрипова, Рәдиф Зарипов, Руслан Хисаметдинов, Илшат Шәйхуллин, Илнур Вәлитов, Линар Шәймөхәммәтов, Ринат Салихҗанов, Рифкать Гафаров башкаруында яңгыраячак. Кичәдә шулай ук М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының музыкаль ансамбле, “Вираж” бию төркеме дә чыгыш ясаячак.

Алик Локманов – “Кыз бала”, “Гомер бит ул”, “Каз канаты”, “Киткән кошлар кайтыр”, “Матур була” һәм башка күп популяр җырлар авторы. Аларның зур өлеше танылган шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Рим Идиятуллин белән иҗади берлектә язылган.Бер үк вакытта Алик Харис улы җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан буенча вәкиле, күпсанлы милли-мәдәни проектлар авторы. Аның тырышлыгы белән Казанда ел саен Башкортстан татар шигърияте көннәре үткәрелеп килә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*