tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар костюманары фотокүргәзмәсе ачылды

Уфада татар костюманары фотокүргәзмәсе ачылды

2нче декабрь көнне, Лайфстайл Башкирия сәүдә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган “ТАТАR dress” милли кием фотокүргәзмәсе ачылышы узды.
Фотокүргәзмәнең максаты — татар мәдәниятына хөрмәт хисе тәрбияләү, татар милли киемен популярлаштыру.



Фотоларның төп геройлары Башкортстанда яшәгән татар телле блогерлар.
Костюмнар “Милли хәситә”  берләшмәсе тарафыннан реконструкцияләнеп, чара барышында әлеге костюмнарда модалы йөрү күрсәтелде. Ул “Stikhia” халыкара проекты авторы, Fashion-модель Эльвира Ишморатова тарафыннан куелды.



Чараны Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, популяр җырчы Айгөл Габдуллина алып барса, баянчы егетләребез Раил Әдиятуллин, Руслан Галинның
моңлы көйләре, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның дәртле җырлары тагын да ямь өстәде. Проектның авторы-Гөлшат Сафина.
Фотога төшерүче – Лирида Фәтхелбаянова.


Фотокүргәзмә белән 15 гыйнварга кадәр Лайфстайл Башкирия үзәгендә танышып була.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*