tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Татар кызы -2017» оештыру комитетының утырышы һәм матбугат очрашуы узды
Уфада «Татар кызы -2017» оештыру комитетының утырышы һәм матбугат очрашуы узды

Уфада «Татар кызы -2017» оештыру комитетының утырышы һәм матбугат очрашуы узды

27 сентябрьдә Уфада Татарстанның Башкортстандагы вәкиллегендә «Татар кызы -2017» халыкара матурлык бәйгесенең оештыру комитетының утырышы узды.

Утырышта Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Данис Шакиров, Чиләбе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Уфадагы “Берлек” татар оешмасы вәкиле Нәфисә Акчурина һәм бәйгене оештыру өчен җаваплы башка затлар катнашты.

Уфа сәгате белән 16.00 “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында оештыру комитеты әгъзалары белән матбугат очрашуы башланды.

Билгеле булганча, 24 октябрьдә Уфада “Татар кызы – 2017” халыкара матурлык конкурсының йомгаклау өлеше узачак. Бәгенең нигезләмәсе буенча, ярыш алдагы елны кайсы төбәк беренчелекне яулаган – шунда үтә. 2016 елда иң-иң татар кызы итеп Башкортстаннан Эдельвейс Исханова сайланган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*