tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте
Уфада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте

Уфада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте

20 октябрьдә Уфада М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрында танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте.

Бәйрәмгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры, Уфа “Нур” татар театры, Салават, Сибай, Стәрлетамак башкорт театрлары, М.Кәрим исемендәге башкорт яшьләр театры һәм, әлбәттә, хуҗалар үзләре катнашты.

Кичә искиткеч затлы итеп оештырылган иде.

Уфадагы кичә Туфан Миңнуллинга багышланган юбилей чараларына үзенә күрә бер йомгак булды. Алар август аенда Мәскәүдә, Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали авылында, язучының туган ягы Кама Тамагы районында башланып китте. Октябрҗ башында Казанда Г.Камал һәм К,Тинчурин театрларында Туфан Миңнуллинга багышланган театраль декада узды. Анда ике дистәгә якын театр драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләр күрсәтте. Искә алу кичәсе Туфан Миңнуллин исемен йөртүче Түбән Кама татар театрында да узды. Анда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге премия тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*