tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада туган телләр буенча олимпиада бара
Уфада туган телләр буенча олимпиада бара

Уфада туган телләр буенча олимпиада бара

Туган тел сөюче укучылар белемнәрен сынап карарга Уфага җыелды. Бүген Дәүләткилдиев исемендәге Республика интернат-гимназиясендә татар, мари, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы башланды. Быел олимпиадада 290 укучы катнашырга теләк белдергән. Район һәм шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләр төбәк этабында сынау тотачак.

Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр өч биремне үтәргә: тәкъдим ителгән тема буенча инша язарга, викторина сорауларына җавап бирергә һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәтергә тиеш.

Җиңүчеләр иртәгә бәйгенең йомгаклау тантанасында билгеле булачак.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*