tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада – туган якны өйрәнүчеләр конкурсы йомгаклары билгеләнде
Уфада – туган якны өйрәнүчеләр конкурсы йомгаклары билгеләнде

Уфада – туган якны өйрәнүчеләр конкурсы йомгаклары билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Уфада туган якны өйрәнүчеләр конкурсының йомгаклау тантанасында катнашып кайтты. Үткән чара хакында ул түбәндәгеләрне сөйләде:

– Кичә, ягъни 10 нчы апрель көнне Уфаның “Амакс-отель” кунакханәсенең зур залында “Халык хәтерен саклап” Беренче республика крайны өйрәнүчеләр конкурсының нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау конференциясе узды.

Әлеге чараны оештыруны, шулай ук матди чыгымнарны күтәрүне үз өстенә “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы алды.

Конкурста 90 фәнни хезмәт куелган иде, алар Башкортостанның 10 нан артык районыннан тәкъдим ителеп, үз төбәкләренең тарихын яктыртуга багышланган хезмәтләр иде. Мәртәбәле жюри алар арасыннан иң лаеклыларын төрле номенацияләр буенча билгеләп узды.

10252029_709025169160841_7433423299110198897_n

Конкурста җиңеп чыккан Айдар Басыйров бүләкләнә

Беренче призга Чакмагыш районыннан әтиле уллы Хәйдәр белән Айдар Басыйровлар лаек булды. Айдар Басыйров Чакмагыш район музее директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты, җәдитчелек буенча белгеч. Аларның үз төбәкләрендә урнашкан тулай тораклар тарихына багышланган күп кенә хезмәтләре лаеклы рәвештә киң катлау укучылар арасында киң таралыш тапты. Аеруча Басыйровларның “Чакмагыш туфрагында туганнар” исемендәге энциклопедик хезмәтләрен билгеләп үтәсем килә, бу китапта шушы районда яшәгән 1700 кеше турында тәфсилле мәгълүмат бирелгән.

Чарада шулай ук Казаннан күренекле галимнәребездән Рафаэл Хәкимов, Дамир Исхаков, Радик Салиховлар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*