tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Туганлык” төрки телле театрлар фестивале үтә
Уфада “Туганлык” төрки телле театрлар фестивале үтә

Уфада “Туганлык” төрки телле театрлар фестивале үтә

Бүген Уфада “Туганлык” VII халыкара төрки телле театрлар фестивале ачыла. Республикага Татарстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Алтайдан һәм Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Гагауз республикаларыннан, Төркиядән әйдәүче театр коллективлары җыелачак. Бер атна дәвамында Уфа сәхнәләрендә 13 спектакль күрсәтеләчәк.

Башкортстан ике сәхнә әсәре тәкъдим итә – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының “Зөләха күзләрен ача” һәм Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең “Өч таган” спектакльләре.

Фестиваль кысаларында күп чаралар планлаштырылган: театр белгече, Лондонның Голдсмит университеты профессоры Мария Шведованың һәм театраль тәнкыйтьче, сәнгать белеме фәннәре докторы, МХАТ Мәктәп-студиясе профессоры Ольга Ерошинаның лекцияләре; “Мәдәниятләр диалогы һәм төрки телле театр” фәнни-гамәли конференциясе, режиссерлар лабораториясе (Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов үткәрә); спектакльләрне музыкаль бизәү буенча лаборатория (композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшмәкәре Урал Иделбаев үткәрә); дискуссия клубы (Салават башкорт драма театры спектакленнән соң); Кырмыскалы районында театраль җыен, фестивальдә катнашучы театр артистларының эксклюзив этно-концерты.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*