tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада җырлы–биюле бәйрәм
Уфада җырлы–биюле бәйрәм

Уфада җырлы–биюле бәйрәм

БашкортстанРеспубликасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең Уфа  шәһәре  Дим районы бүлеге  үзенең тынгысызлыгы белән башка күп кенә иҗтимагый оешмалардан аерылып тора. Бүген ул  ел буена бер җан булып яшәгән, төрле чаралар үткәрүдә кулга кул тотынышып эшләгән барлык   дусларын чыршы бәйрәменә чакырды. Җырлы-биюле уеннар Яңа ел теләкләре белән аралашып барды.“ Ак калфак” фольклор-эстрада ансамбленең чыгышы бәйрәм табынына тагын да ямь өстәде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән  килгән  Ногманова Альмира Әфтах кызы милләттәшләрен Яңа ел белән котлап, күпсанлы китаплар һәм шагыйрь Ә.Атнабаевның тере чыгышларыннан төзелгән диск бүләк итте. “Ак калфак” ансамбле исә халык, эстрада җырларының гүзәл үрнәкләрен популярлаштыруда күрсәткән хезмәте өчен Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатына лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*