tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра
Уфадагы “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра

Уфадагы “Нур” татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра

Башкортстан татарлары яратып йөргән, бик күптәннән тамашачы сөюен дә яулаган Уфабызның “Нур” татар дәүләт театры бик күркәм эш башлады. Ул тамашачылары өчен китапханә оештыра. Бу турыда театрыбыз үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә игълан итте. Шундый матур һәм изгелекле эштә һәрбер кеше, тугры тамашачы катнаша ала. Нибары, укырлык, дәрәҗәле китап булырга тиеш һәм кем бүләк иткәнен-автограф кую сорала. “Нур” театры хезмәткәрләре ышана-биредәге китапханә тамашачыларның һәм килгән кунакларның тамашалар алдыннан әдәби-мәдәни зәвыгын арттырыр, киңәйтер.

Үземә театр өлкәсе бик якын, театрга, сәхнә дөньясына һәм дәрьясенә ихлас гашыйкмын. Кайчандыр, 9нчы сыйныфны тәмамлагач,2 ай мәдәният көллиятенең театр бүлекчәсендә дә укырга туры килде, әниемнең апасы Гөлнур Янбердина-Башкортстан Республикасының атказанган артисты, бар гомерен шушы өлкәнең үсешенә багышлаган шәхес булуы да, укуым да тәэсир итмичә калмагандыр. Шулай итеп, 15 гыйнвар көнне, волонтёрлык эшләремне университетымда тәмамлап, театрга юл тоттым. Реклама бүлеге белгече Эльвина ханым Хәсәнова көләч, якты йөз белән каршы алды.

Үз чиратымда “Чакмагыш чаткылары” район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары буларак мин, күренекле якташ язучы һәм шагыйрь, үткен каләмле журналист, премияләр лауреаты, “Чакмагыш чаткылары”на нигез салган, кадерле картәтием Әгъдәл Низаевның(1937-2018) “Шомырт чәчкә атканда” китабын бүләк итеп тапшырдым. Авторның тәкъдим ителгән китабына Чакмагыш районының “Игенче” иҗтимагый-сәяси гәзитендә эшләгән вакыттагы иҗат җимешләре белән бергә, соңгы чордагы сәхифәләре, шигырьләре, яшьлек хәтирәләре һәм мәсәлләре тупланган.
Беренчеләрдән булып китапханә оештыру эшендә катнашканыма-чакыру билеты да бирелде.

Минем фикеремчә, мондый чаралар ясау бик кирәкле һәм фәһемле. “Нур”ларыбызның изге хезмәт-эшләрендә чың күңелдән уңышлар юлдаш булын телим!

Юлай НИЗАЕВ,

Башкортстан татар яшьләре һәм М.Акмулла исемендәге

БДПУ студентлар хәрәкәте активисты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*