tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы татар гимназиясе иң яхшылар исемлегенә керде
Уфадагы татар гимназиясе иң яхшылар исемлегенә керде

Уфадагы татар гимназиясе иң яхшылар исемлегенә керде

Санкт-Петербург шәһәрендә “Киләчәк мәктәбе: Россия мәктәпләрененең проблемалары һәм үсеш перспективалары” исемле Россиякүләм мәгариф форумына нәтиҗәләре игълан ителде.

Шушы форум кысаларында беренче мәртәбә  “Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе” конкурсы үткәрелде. Ул РФ Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Россия мәктәпләре директорлары берлеге, сыйфат һәм маркетинг халыкара академия катнашы һәм ярдәме белән оештырылды.

Уфаның Октябрь районында урнашкан 84 санлы татар гимназиясе “Иж яхшы милли мәктәп” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм “Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе” конкурсының дипломы һәм алтын медале белән бүләкләнде, гимназия директоры Равил Идрисовка “2013 ел директоры” исемле мактау билгесе тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*