tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы татар оешмалары берлеге эшчәнлеген яңартмакчы
Уфадагы татар оешмалары берлеге эшчәнлеген яңартмакчы

Уфадагы татар оешмалары берлеге эшчәнлеген яңартмакчы

12 февраль Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә кергән оешма вәкилләренең утырышы булды. Анда рәисләрне һәм вәкилләрне җыеп җыелыш уздырырга карар ителде.

Узган елны татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов 20 июнь вазифасыннан китүен белдергән иде. Бик озак рәис эзләгәннән соң тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сайланды. Ул чара 30 июль узды, анда тугыз оешма вәкилләре катнашкан иде.

Татар оешмалары берлегенең яңа рәисе узган ярты елда бер утырыш та уздырмады. Шуңа татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге вәкилләре көн тәртибенә әлеге мәсьәләне куйды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, билгеле композитор Алик Локманов:

“Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән елларда татар оешмаларын берләштерү зарур иде. Ләкин ул елларда Гөлҗиһан Яһүдина рәисә булган “Сәхибҗамал” һәм Максат Мәмлиевның “Татар морзалары җыены” Мортаза Рәхимов үткәргән сәясәтне хуплавын белдереп торды. Мин бүген татар оешмалары берлеге бөтенләй кирәкми дип исәплим. Чөнки, беренчедән, каршы көрәшергә җирлек юк, икенчедән, безне кемнәрдер үзләренең сәясәтен үткәрү өчен файдаланулары бар”.

Милли-мәдәни мохтарият әгъзасы, социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов:

“Русиядә татар факторы бик көчле. Федераль үзәк татардан уттан курыккан кебек курка. Чөнки без – зур, көчле халык. Русиядә икенче дәүләт теле статусына дәгъва итәрдәй бердәнбер милләт. Илдәге милли сәясәтнең, мәгарифнең кай якка баруын күрәсез. Без ул шартларда һәрберебез үз ояларыбызга качарга тиеш түгел. Мин татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге яшәргә тиеш дип исәплим. Дөрес, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов милли проблемалар юк дип күрсәтергә тырыша. Ләкин страус башын комга яшерү белән генә проблемалар бетте дигән сүз түгел.”

Милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Рамил Бигнов:

“Илдар Габдрафыйков июль аенда сайланса да, республиканың теркәү хезмәтендә һаман да мин рәис булып исәпләнәм. Шуңа бу мәсьәләне тиз арада чишәргә кирәк. Икенчедән, Башкортстан президенты каршындагы мин җитәкләгән Җәмәгатьчелек пулаты милли мәсьәләләр белән эшләү өчен төркем оештырды. Башкортстанда милли оешмалар бик күп. Мин казакъ, таҗик, төрекмән кебек декоратив оешмалар турында әйтмим. Республикадагы төп этносларның җәмәгатьчелек оешмаларын күз уңында тотам. Аларның вәкилләре бергә түгәрәк өстәл артында милли проблемаларны тикшерергә тиеш. Шуңа безнең яктан да активлык таләп ителә”.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Илдар Габдрафыйков:

“Әлеге берлекне 17 татар оешмасы оештырган. Бүген килеп аларның берничәсе юкка чыккан, берничә яңа оешма төзелгән. Мин тиз арада барлык татар оешмалары рәисләре һәм вәкилләрен җыеп конференция үткәрергә тәкъдим итәм. Әлеге берлек стратегик мәсьәләләрне карау өчен яшәргә тиеш дип исәплим. Без таныш мәсәлдәге чуртан, кысла, аккош кебек булырга тиеш түгел, ә бер юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк”.

Утырышта алдагы атнада барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре һәм вәкилләрен җыеп җыелыш уздырырга карар ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*