tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның “Ихлас” мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачылды
Уфаның “Ихлас” мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачылды

Уфаның “Ихлас” мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачылды

6 март көнне “Ихлас” мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.

Чарада “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хазрәт Галләм,Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисенең урынбасары Әюп Бибарсов, рәссамның дуслары, курсташлары чыгыш ясадылар. Ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин да катнашты. Шул ук көнне Татарстан Республикасы мөселманнар башлыгы, мөфти Сәмигуллин Камил Искәндәр улы “Ихлас” мәчетендә “Туган тел – Аллаһтан әманәт” вәгазе белән җомга намазын алып барды.

Бөтендөнья татар конгрессының

Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*