tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның “Ихлас” мәчетендә шул исемдәге әдәби-тәрбияви музыкаль чара узды
Уфаның “Ихлас” мәчетендә шул исемдәге әдәби-тәрбияви музыкаль чара узды

Уфаның “Ихлас” мәчетендә шул исемдәге әдәби-тәрбияви музыкаль чара узды

Республика татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы Борай районыннан килгән кунакларны кабул итте. Алар арасында район хатын-кызлар шурасы рәисе Миләүшә Гыйльманова, “Сәхибҗамал”ның райондагы бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрә Рәфыйга Усманова һәм “Ахирәтләр” җыр ансамбле бар иде.
Кунакларны “Ихлас” мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәт Галләм, Башкортстан хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, “Сәхиб­җамал” оешмасы җитәкчесе Динә Морзакаева сәлам­ләде.

“Ахирәтләр” ансамбле моннан 30 ел элек оешып, төбәктә генә түгел, республикада да билгеле коллективка әверелгән. Алар чыгышын Вәсил Минһаҗев сүзләренә Вәсил Хәбисла­мов иҗат иткән “Борай вальсы” белән башлап җибәрде. Коллективның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гари­фуллинаның баян моңна­рына ияреп, халык җырла­рын да, композитор әсәрлә­рен дә бердәй осталык белән башкардылар, мөнә­җәтләр әйттеләр. Җырлы сафка баскан бу ахирәтләр районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

– Бездә хатын-кызлар оешмасы моннан 60 ел элек төзелгән, – диде Миләүшә Гыйльманова. – Шушы вакыт эчендә күп эшләр башкарыл­ган, әле дә дәвам итә. Без һәрвакыт төбәктәге үрнәкле хатын-кызларыбызга таяндык. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Фәдис Ганиев кебек сәхнә йолдызларын дөньяга бүләк итүче аналар бар. Яраткан җырчыбыз Фәридә Тимер­баеваның әнисе Фәнүзә апа Мостафина әле дә тирә-яктагыларга гүзәл тормыш үрнәге булып яши.

Чыннан да, тәрбияви мәсьәлә­ләрдә җәмгыять аналарга таяна. Дөрес, алар арасында бала түгел, тавык чебеше үстермәгәннәр дә бар. Алар белән тәрбияви чаралар үткәрүне хатын-кызлар советы үз өстенә ала.

“Чит телләр аңда була, туган тел җанда була”, – дигәндәй, яшь буынның күңеленә яктылык иңдерүче туган телне аналар бирә. Күкрәк сөте, бишек җырлары белән. Балаларын хәләл сөте белән үстермәгән, әмма җанын ярып бирергә әзер аналар да бар. Үги булсалар да, бу сүз килешми аларга. Аларның шәхси батырлыгына багышланган чаралар да уза Борайда. Моннан тыш инвалид балалар тәрбияләүче “куш йөрәкле” аналар, күпбалалы гаилә­ләр, әтиләр мәсьәләләре дә хатын-кызлар шурасы игътибарыннан читтә калмый.

“Ихлас” мәчетенең кон­ферен­цияләр залына җые­лучылар өчен борайлылар тәҗрибәсе кызыклы һәм фәһемле булды. Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, “Сәхибҗа­мал”ның Кушнаренко районы бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Саби­тованың музыкаль күчтәнәч­ләре дә алар күңеленә дә хуш килде. Чарада катнашучы һәркемнең күңел кояшына янә бер нур өстәлде.

Резида Вәлитова, Уфа

http://kiziltan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*