tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Нур» татар театрында Мансур Гыйләҗев әсәре куелды
Уфаның «Нур» татар театрында Мансур Гыйләҗев әсәре куелды

Уфаның «Нур» татар театрында Мансур Гыйләҗев әсәре куелды

Уфа «Нур» татар театрының яңа баш режиссеры Азат Җиһаншин бу театрда беренче премьерасы буларак Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедиясен чыгарды. Бүген премьера уңаеннан театр коллективы үзенең онлайн матбугат конференциясен оештырды.

«Әлеге пьеса 2012 елда язылган. Ул театр папкасында күптән яткан икән. Миңа әсәр бик ошады. Ул картлык көннәрендә яшәүнең яңа мәгънәләрен тапкан, максат куйган кешеләр турында», — диде Азат Җиһаншин.

Спектакльнең премьерасы 13, 14 һәм 20 ноябрьгә билгеләнгән. Ул тетарның Кече залы өчен куелган.

Пандемия вакытында Роспотребнадзор таләпләрен искә алып театрның залында 60 кеше генә була ала.

Спектакльнең рәссамы — Даян Туфалев, композитор — Юлай Үзәнбаев.

Рольләрдә — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артистлары Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Дамира Сәетова; Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Башкортстанның атказанган артисты Рида Фәхрисламова, Альберт Шәрәфетдинов; артистлар Эльмир Хәертдинов, Альберт Шәйхетдинов, Марат Хәсәнов, Ирина Ганиева һәм башкалар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*