tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы булачак студент кызлар тәҗрибә туплый
Укытучы булачак студент кызлар тәҗрибә туплый

Укытучы булачак студент кызлар тәҗрибә туплый

Шушы көннәрдә Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында татар, төрек, кытай телен өйрәнүче укучы студент кызлар практика үтәләр. Бу вакыт тагын да файдалырак үтсен өчен аларның укытучылары, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова аерым программа әзерләгән.

Студент кызлар Казанның 405 нче татар балалар бакчасында, 4 нче кызлар интернат-гимназиясендә, Татарстан Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, “Казан” милли мәдәният үзәгендәге музейда булдылар. Һәр булган урында танышу, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алу булачак укытучы кызларны канатландырып җибәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*