tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы – милләтне саклаучы шәхес
Укытучы – милләтне саклаучы шәхес

Укытучы – милләтне саклаучы шәхес

Укытучы – изге һөнәр. Халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Бары тик көчле рухлы, максатчан кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була ала.

Менә шундыйларның берсе – Уфа шәһәре Октябрь районының Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе “84нче Татар гимназиясе” укытучысы Шакирова Илмира Фәһим кызы. Бүген ул милләтебез алдындагы олы хезмәтләре өчен, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган казанышлары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе имзалаган Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкне Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Илназ Фазлетдинов тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*