tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар бәйгесе
Укытучылар бәйгесе

Укытучылар бәйгесе

“Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар һәм перспективалар” дигән темага фәнни –гамәли конференциянең икенче өлешендә өлкәбезнең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгегә нәтиҗә ясалды. Очно һәм читтән торып катнашучыларның хезмәтләренә абруйлы жюри әгъзаләре бәя бирде. Филология фәннәр докторы, профессор Х.Җ.Алишина, филология фәннәр кандидаты, доцент Г.Җ.Фәйзуллина, педагогика фәннәр кандидаты, доцент К.С.Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Г.Ф.Мусина, Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы ИМЦ методисты И.Ш.Касыймова, Төмән шәһәренең 52нче мәктәп китапханәчесе В.Н.Нәбиева татар теле һәм әдәбияты укытучыларны барлап, укучылар  белән эшләүдән канәгатьлек алып, балаларны яратып эшләүче иҗади шәхесләрнең иң-яхшыларын сайладылар.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп укытучысы Х.Х.Кирамова   лаеклы  булды.

“Иң яхшы  мастер -класс” номинациясендә лауреат исеме  Муллаш мәктәбе укытучысы А.Р.Габдраһимовага бирелде.

“Оста укытучы” номинациясендә лауреат исеменә Көсәйкүл мәктәбе завучы Г.Р.Тимеркаева лаеклы булды.

“Укытучы-новатор” номинациясендә лауреатлыкны Ярово мәктәбе укытучысы Ф.М.Сәфарова алды.

“Эзләнүчән -укытучы” номинациясендә лауреатлык  Яңакәешкүл мәктәбе укытучысы Р.Х.Баһаветдиновага тапшырылды.

Этнокультуралы мәктәпләр арасыннан беренче урынга Яңакәешкүл мәктәбе (җитәкчесе А.З.Рамазанова), икенче урынга  Киндерле мәктәбе (җитәкчесе  М.Х.Калиева), өченче урынга  Карагай мәктәбе (җитәкчесе Н.М.Урамаева) чыктылар.

Бәйгеләр турында оештыручылар:”Бу чаралар алдынгы татар теле әдәбияты укытучыларның иҗади эшчәнлеген барлык укытучыларга җиткерү, эш тәҗрибәләрен тарату  максатыннан оештырылды. Аларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, һөнәри  осталык үрнәкләрен  коллегаларына җиткереп, тиешенчә бәя дә бирү,” -диделәр. Милләтпәрвәр укытучыларга авыр һәм фидакарь хезмәтләрендә уңышлар телисе кала.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*