tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар көне белән!
Укытучылар көне белән!

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Тормышта безнең һәркайсыбыз нинди генә профессия иясе булса да, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Ул һәркемнең күңелендә якты истәлек булып, гомер буе саклана. Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә – укытучылар. Кадерле мөгалимнәребез! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*