tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучыларыбызның бәйрәме котлы булсын!
Укытучыларыбызның бәйрәме котлы булсын!

Укытучыларыбызның бәйрәме котлы булсын!

Хөрмәтле укытучылар!

Алтын яфраклы, мул уңышлы матур көз башы һәр кеше күңелендә мәктәп, укытучылар һәм укучылар белән бәйле. Башта 1 сентябрь яңа уку елы башы, аннан октябрьнең беренче якшәмбесе – укытучыларның һөнәри бәйрәме –беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки һәрберебезнең сагынып искә төшергән мәктәпләре, яраткан укытучылары бар.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәм шәхсән үземнән укытучыларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм!

Исәнлек-саулык, гаиләгездә, эшегездә якыннарыгыз, укучыларыгыз сезгә бары тик шатлык-куанычлар алып килсеннәр! Уңышлы, рәхәт көннәр, авыр хезмәтегез тиешенчә бәйләнеп, кулай барсын!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*