enrutat
Баш бит / Укыйсың килсә… тыңла
Укыйсың килсә…  тыңла

Укыйсың килсә… тыңла

Грек фәлсәфәчесе Әфләтүннең (Платон) мондый сүзе бар: “Китап – телсез укытучы”. Моннан меңнәрчә ел элек яшәгән шәхеснең сүзләре хәзерге заманга бер дә туры килми төсле. Хәзерге заман кешесе китапны укымый, ә тыңлый бит! Шулай булгач, китапның телле булуында шикләнәсе түгел. Әлеге замана таләбен исәпкә алып, Татарстан китап нәшрияты да яңа проект башлады.

Татарча китапларны хәзер тыңлап та булачак. Китап нәш­рияты быелдан аудиокитаплар чыгару белән шөгыльләнә башлады. Бу эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәш­леге һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Нәшриятның мондый теләге барлыгы турында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин сентябрьдә үк әйткән иде инде.

Хәзер кеше ашыгып яши. Күпләр китап тотып утырыр вакыт тапмый. Шундый укучыла­ры­бызның мөрәҗәгатен исәпкә алып, аудиокитаплар әзерли башладык, – диде ул яңа проектлары турында.

Китапны тавышка салу, аны язу кебек үк, җиңел хезмәт түгел. Татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре Камал һәм Тинчурин театры артистлары, радио дикторлары, телевидение алып баручылары тавышы аша җан­ла­начак. Әкият­ләрне, мисал өчен, Илдус Әх­мәт­җанов, Дания Нурлы укыган; шагыйрь Дәрдмәндкә, Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәренә Әзһәр Шакиров алынган; Аяз Гыйләҗевнең “Җом­га көн кич белән” әсәрен Ришат Әхмәдул­линга ышанып тапшырганнар; Фатих Әмирханның “Хә­ят”е хәзер Зөлфия Шәмсуарова тавышы белән “сөйләшә”. Сүз уңаеннан, күләме ягыннан артык зур булмаган “Хәят” әсәрен биш көн буе яздырганнар. Зөлфия Шәмсуарова исә тавыш яздырудан ләззәт алып утырган төсле. “Яздыру бүлмәсенә керүгә үк, үзеңне ниндидер спек­такль­дә кебек хис итәсең. 17 яшьлек Хәятнең хис-тойгылары дөнья­сына чума­сың, алар белән яшисең”, – дип, тәэсирләрен уртаклашкан иде ул.

Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова Гаяз Исхакыйның “Көз” һәм Габдрахман Әпсәләмов­ның “Ак чәчәкләр”енә үз тавышын бирәчәк. Ау­дио-Гөлшаһидәнең дә нәкъ Резеда тавышы белән сөй­ләячәген кем уйлаган бит?! Резеда Сәләхованың шушы әсәр­ләрне тавышландырырга алынуга карата фикере мондыйрак:

Гаяз Исхакыйның теле, әлбәттә, хәзерге телебездән аерыла. Берникадәр авыррак сүз­ләр дә бар. Аннан соң, ул әле –классик язучы да. Шуңа күрә мин икеләтә җаваплылык хисе тоям.

Тавышландыручыларга куркырга кирәкми. Басымны ничек куясын, сүзнең дөрес әйтелешен кат-кат искәртеп торучы редакторлар – Татарстан китап нәш­рияты мөхәррирләре янәшәдә генә.

Аудиоязмалар тавыш яздыру студиясендә сентябрьдән бирле әкренләп әзерләнә, нәшрият сайтына урнаштырыла бара. Бүген сайтта Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нурлы тавышландырган берничә китапны тыңларга була инде. Нәшрият­ның быелга максатлары – 20 авторның 35ләп китабын аудиоформатка күчерү. Илдар Сәгъ­дәтшин сүзләренә караганда, бу ел азагына 140 сәгатькә якын аудиокитап язарга уйлыйлар. Ки­ләсе елга бу күрсәт­кечне 600 сә­гать итмәкчеләр.

Татарстан китап нәшрияты­ның балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева тавышландыруга дип алынган әсәрләрне ничек сайлаганнарын болай аңлатты:

Китаплар исемлеген төзе­гәндә, популяр авторларны һәм татар әдәбиятының классикасын алдык. Ул авторлар татар әдә­биятының чын җәүһәрләре булсын дип тырыштык. Мәктәп программасына кертелгән әсәрләр дә юк түгел.

Шагыйрьләр дә читтә калмаячак. Муса Җәлил, Рәшит Әхмәт­җанов, Мөдәррис Әгъләм, Разил Вәлиев кебек авторларның иҗат­лары аерым сайлау узачак, тупланачак. Алга таба авторлар исемлеге дә, китаплар да артачак. Күп нәрсә халыкның соравыннан һәм нинди әсәрләргә ихтыяҗлары булудан да тора бит. “Хәят” кебек кеч­кенә күләмле әсәрләр белән бер­рәттән Гаяз Исхакыйның “Кә­җүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”, Мәхмүт Галәүнең “Мөһа­җир­ләр”енә дә алынырга уйлыйлар.

Айсылу Галиева нәшриятның тагын бер матур хыялы барлыгын җиткерде. Киләчәктә “Литрес”, “Bookmate” кебек мобиль кушымта булдырып, татар китапларын да телефоннарда уку мөмкин­ле­генә якынайту планда тора.

Татар китапларын тыңлау өчен, www.tatkniga.ru сайты аша “Аудио­китаплар” бүлегенә кереп, тәкъ­дим ителгән китаплар арасыннан күңелегезгә хуш килгәнен сайларга кирәк. Тыңлаган өчен акча алынмый. Теләгән китапны бары тик йөкләтеп алу гына сорала. Шуннан соң сез татарча әсәрне машинада да, өйдә дә, ял иткәндә дә, эш­ләгәндә дә тыңлый алачаксыз.

Яздырылган аудиокитапларны радиолар да файдаланыр, укытучылар өчен дә алар яхшы әсбап булыр дип өметләнә оештыручылар. Моннан ары яшьләр­нең колакчыннарыннан татар китаплары тавышы ишетелер дигән өмет бар.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*