tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ультрамарафончы татар кызы
Ультрамарафончы татар кызы

Ультрамарафончы татар кызы

Төркиянең Кара диңгез яры буенда урнашкан Самсун шәһәренең Хавза районында Хилмия исемле кечкенә бер татар авылы бар. Казан татарлары бу урынга 1900 еллар башында Эстәрле өязенең Курманай һәм якын-тирәдәге башка авыллардан килеп урнашкан. 2019нчы елның көзендә безгә Хилмия авылына барырга һәм анда яшәүче татарлар белән күрешергә насыйп булды. Авылның мохтары Наҗи һәм аның бертуган кардәше Рәсим әфәнделәр белән сөйләшкәндә, алар зур горурлык белән үзләренең сеңелләре Бакия ханымны телгә алды. Татар кызы Бакия Дуран Төркиянең беренче ультрамарафончысы, халыкара күләмдә танылган спортчы булып чыкты!

Тугыз балалы гаиләдә алтынчы булган Бакия кечкенә вакытыннан ук эш сөеп үсә: тау битләрендә көтү көтә, бакча казый, басуда урак ура, гаиләнең бөтен авыр хезмәтендә ир-атлар белән бертигез катнаша. Лицейда, педучилищеда укыган вакытта да волейбол, теннис, кросс белән шөгыльләнә, ялларда авылга кайтып, бакчачылык һәм хайван асрау эшендә әти-әнисенә ярдәм итеп тора. Самсунда укыганда университет командасы составында ярышларга йөри. Укытучы булып Төркиянең төрле урыннарында эшләгәннән соң, Истанбулга килеп урнаша, укыту эше белән беррәттән, читтән торып тагын укырга керә.

1989 елның көзендә Истанбул шәһәр автобусында барганда Бакия бер игълан күрә, бу халыкара Евразия марафоны оештырылуы турында хәбәр һәм катнашырга чакыру була. Бакия дә бу ярышта үз көчен сынап карамакчы була. Мең ярымнан артык катнашучы булган марафонда Бакия, үзе дә көтмәгәндә, зур уңышка ирешә: төрек хатын-кызлары арасында беренче урынны ала. Котларга килгән халык, журналистлар, спортчылар аның кайсы спорт клубында, ничек хәзерлек үтүен сорый. Бакиянең бер клуб өчен дә йөгермәве, гомумән, бу аның үз гомерендә беренче марафоны булуын әйтүе күпләрне гаҗәпкә калдыра, хәтта кайбер спортчылар, безнең бу кызны күргәнебез юк, мөгаен, ул тулы дистанцияне йөгермәгән, каяндыр килеп кенә кушылгандыр, дигән шик тә белдерә.

Ярышта Бакиягә җиңүе өчен 300 лира приз да бирәләр, акча кытлыгы чиккән кызның күңеленә бу хуш килә, йөгереп тә акча эшләп булганын аңлый, алга таба чит ил ярышларына бару өчен акчаны шул призлар ярдәме белән дә туплый ала. “Бишекташ” спортклубына язылып, төрле (1,5кмдан алып 10 кмга кадәр) дистанцияләрдәге кроссларда, спорт йөрүе ярышларында катнаша, дәрәҗәле урыннар, медальләр, кубоклар ала, бер атна эчендә икешәр ярышта чапкан вакытлары да аз булмый. Озын дистанцияләрдә Төркия рекордларын кыра. Ел саен уздырылган Евразия марафонын бер дә калдырмый, призлы урыннар яулый яки беренче ун спортчы арасына кереп бара. 19 майда Ататөрек истәлегенә уздырыла торган Истанбул-Анкара шәһәрара йөгерешләрдә даими катнаша, Айвалык шәһәрендә уздырылган Төркия марафон сайлап алу ярышларында беренчелекне ала, стадионда уздырылган 10 000 м кроссында ил чемпионы исемен яулый. Истанбул мэриясе кубогына уздырылган ярышларда күп вакыт беренчелекне бирми, Истанбулның иң уңышлы спортчысы исеменә лаек була.

Бу ярышлар һәм аларга хәзерлек этап­лары барысы да эш арасында: мәктәпкә киткәнче бик иртән һәм дәрестән соң кич белән, атна ялларында һәм каникул вакытларында башкарыла. Укытучылар коллективы, мәктәп директорлары Бакиянең бу мавыгуын аңламый гына түгел, төрлечә комачаулыклар да чыгара. Хезмәттәшләре, таныш-белешләре, ник йөгерәсең, син болай да ябык бит инде дип, аның һәвәсен бетерергә тели. Эшләгән мәктәпләренең берсендә генә ул үзен аңлаган мөдиргә тап була, физкультура дәресләре дә үзенә бирелгәч, балаларны волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика белән кызыксындырып, төрле ярышларга йөртә башлый.

Бераздан, спорт белән үзе теләгәнчә шөгыльләнә алмаганга күрә, мәгариф эшеннән китәргә карар бирә, ул вакытларда Төркиядә иртә яшьтә пенсиягә чыгу мөмкин булганлыктан, 40 яшендә эштән туктый. Әлбәттә, пенсия акчасы кооператив йорт взносын түләргә, әнисенә һәм энеләренә элеккечә ярдәм итәргә җитәрлек булмый, ләкин ул гаять тыйнак тормыш алып бара, кышлык ризыгын үзе алдан хәзерли, акчасын юкка туздырмый.

Бакиянең спорт тормышындагы иң әһәмиятле бер этабы дип 2000 елның май аенда Грециянең Солоники шәһәрендә узган ярыммарафон ярышын санарга була. Монда ул чит ил спортчылары белән якыннан аралаша һәм дөньяда уздырыла торган 100, 200 кмга, хәтта тагын да озынрак араларга йөгерү ярыш­лары хакында хәбәрдар була.

Шуннан соң ул Халыкара ультрамарафончылар ассоциациясе белән бәйләнешкә керә. 2000 елның октябрендә Голландиядә оештырылачак 100 км.лык ультрамарафонга катнашу өчен чакыру алгач, Бакия иртәдән караңгыга кадәр йөгереп, үзен суперозын дистанция өчен хәзерли башлый. Бу ярышка кадәр Бакия 11 марафонда, 14 ярыммарафонда, ун ел буе кроссларда чапкан булса да, гаять ерак арага беренче тапкыр йөгерәсе булгач, үзенә башка бер тренировка планын, ашау-эчү, йоклау режимын төзи.

Голландиядә ультрамарафон стартына Бакия, гадәтенчә, спорт шорты һәм майкасы киеп чыга, ә калган спортчыларның өсләрендә исә калын комбинезоннар булып, колаклары капланган, хәтта кайберләре перчаткалар да кигән була. Беренче тапкыр мондый ярышта катнашкан Бакия үзенең никадәр тәҗрибәсез булуын иртәнге 7 дә бирелгән стартта ук аңлый: шактый суык башланган көн җылынырга уйламый, яңгыр сибәли башлый, көчле җил пычак кебек тәнен кискәли, суыктан аяклары-тезләре ката, аның исә ни җылы киеме, ни ул киемне трассада бирәчәк ярдәмчесе дә булмый.

Ярышны тамаша итеп торучылардан да кием алырга ярамый булып чыга. Берничә сәгать буе Бакия шулай йөгерә, контроль пунктына килеп җиткәч, йөгерүчеләр өсләрен, аяк киемнәрен алыштыра, коры, җылы киенеп, юлларын дәвам итә, өсте-башы юеш, аяклары нык чыланган Бакиягә исә ярдәм күрсәтүче табылмый. Бары тик кичкә таба гына, юл кырыенда ярышчыларның берсе ташлап калдырган киемнәрне алып кия ала һәм бераз җылынган кебек була. Шул хәлдә дә финишка Бакия өченче булып килә! 100 км араны 9 сәгать 23 минутта узып, дөнья беренчелегендә өченче урынны ала.

Бакиянең маҗаралары 2003 елда узган Швеция ультрамарафонында да дәвам итә. Төнлә һәм тау юлларында уздырылган бу ярышта 6 меңнән артык кеше катнаша, шуларның ике меңе хатын-кыз була. Беренче 20 кмны Бакия алгы төркемдә чаба, авыллар, шәһәрләр аша узганда җирле халык аларны дәртләндереп тора, ә менә трасса урман эченнән тауларга сузылганда гына аның фонареның батареясы бетә, ул өч сәгать дөм-караңгыда япа-ялгызы  йөгерә, абынып бик каты егыла, тезләрен, кулларын каната, шуңа карамастан 82 кмны 7 сәгатьтә узып, беренче бара.  Ул арада яңгыр көчәя, һәм Бакия бер урында аягы таеп китеп егыла, сул аягын һәм беләктән кулын имгәтә. Велосипед белән ярышны күзәтеп баручы кеше “ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртырга тәкъдим итсә дә, Бакия юлын дәвам итәргә карар бирә, ләкин инде беренчелеген ычкындыра. Зур авырлыклар белән финишка килеп җиткәндә ул бишенче, ә 35 яшьтән зуррак хатын-кызлар арасында исә барыбер беренче булып чыга!

Бу ярышны турыдан-туры телевизордан күрсәтеп торалар, Швециядә яшәгән төрекләр, Бакиянең караңгыда утсыз калуын, ничә тапкыр егылып-торуын, беренчелекне озак вакыт беркемгә дә бирмәвен – барысын да белеп-күреп торган якташлары, финишта аны каршы алырга килә, зур хөрмәт күрсәтеп, берничә көн кунак итә.

Бакия 2003 елда сентябрь аенда  Альп тауларындагы Сион шәһәрендә узган 110 кмлык ультрамарафонга килә. Бу ярыш ориентлашу белән дә бәйле булып, күпчелекне альпинизм белән шөгыльләнүче профессионаллар тәшкил итә. Карта һәм маршрутларда күрсәтелгән пунктларның барысы да французча язылган булганга, әлбәттә, Бакия өчен көтелмәгән авырлыклар өстәлә, ул карта һәм компас ярдәмендә алда баручыларга иярә, тау башына күтәрелгән саен һава температурасы төшә, кислород кими, сулыш алу авырая, шуңа күрә дә таудан төшкәндә акрын хәрәкәт итәргә кирәк була.

Йөгергәндә Бакия берничә тапкыр кар суы эчәргә мәҗбүр була, таулардан аккан су никадәр генә чиста булса да, ярышчыга начар тәэсир итә: аякларын көзән җыера башлый. Таныш булмаган урыннардан, ияләшелмәгән һава шартларында йөгереп, ул 110 кмлык супер тау-ориентлашу марафонын 11 сәгатьтә тәмамлый, бу марафон трассасының рекорды була: Бакия ир-атлардан бер сәгать, хатын-кызлардан өч сәгать алдан килә! Бу ярыштан соң французлар аны спорт институтына чакыра, егерме көн кунак итә һәм, тестлар уздырып, бу кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, әмма рухы белән искитмәле көчле татар кызының чыдамлык һәм җегәренең каян килүен аңларга телиләр. Гадәттә, һәр марафончының үз докторы, массажисты, тукландыручысы, унлап ярдәмчесе, ягъни тулы составлы командасы булганда, Бакия бар ярышларга берүзе килә, беркемнән дә ярдәм алмый, юлда юньләп ашый-эчә дә алмый, чаба да чаба…

Ультрамарафонны елына бер яки ике тапкыр гына чабарга киңәш итәләр, Бакия исә шул ук 2003 елның сентябрендә Италиянең Верона шәһәрендә 100 кмга дөнья беренчелеге ярышында, аннаң соң декабрь аенда Тайваньда тагын шул ук дистанцияне йөгерә. Веронада финишка бишенче булып килә, тик җиңүчеләрнең допинг контролен үтә алмавы аркасында, өченче урынга күтәрелә. Тайваньда 82 илдән 1400 спортчы катнашкан ярышны Бакия бик авыр йөгерә, чөнки анда бирелгән ризык ашказанына ярамый, юл буе эче авыртып интегә, зур авырлык белән дистанцияне 19 нчы булып тәмамлый, әмма үз яшь группасында янә беренчелекне яулый!

Шул ук ел азагында Бакия тагын Ливанда гадәти марафонда катнаша, бик кызу һавада йөгереп, хатын-кызлар арасында унынчы, үз группасында беренче була. Шулай итеп, Бакиябез бер ел эчендә өч ультрамарафонда, өч гадәти марафонда йөгерә.

2004 елның мартында Чехиянең Брно шәһәрендә ябык стадионда узган 48 сәгатьлек (Nonstop) туктаусыз йөгереш буенча дөнья чемпионатына бара. Бу ярышка махсус хәзерлек үтә, аз гына ял итеп, көне-төне йокысыз йөгерү өчен үзен физик яктан гына түгел мораль яктан да хәзерли.

Чехиядә 20 илдән 63 хатын-кыз, йөздән артык ир-ат катнаша, араларында атаклы йөгерешчеләр дә күп була. 250 метрлык өсте каплаулы стадионда 100 км араны Бакия ун сәгатьтә уза, бер тәүлек эчендә 176 км 250 метр үтә. Икенче тәүлеккә чыккач, спортчылар тизлекне арттыра башлыйлар, бер ир-ат Бакиянең алдына чыга һәм ялгыш таеп китеп, үзе дә, аны да аяктан ега. 5-10 метрга “очкан” Бакиянең сул беләге шунда ук бик каты шешеп чыга, табиб бүлмәсенә алып кереп рентген ясыйлар, авыртуын басу өчен укол кадыйлар, кулының сынмавын белгәч, Бакия ярышын дәвам итә, тик инде бу арада аны бик күпләр узып киткән була. Ике тәүлек туктаусыз йөгерүне ул барыбер тәмамлый, һәм барлыгы 241 км узып, бишенче урынны ала.

2004 елында Косовода узган марафонда, Италиядәге 100 кмга йөгерештә катнаша һәм дөнья чемпионаты өчен сайлап алу классификациясен үти. Голландиядә оештырылган супермарафонда, Истанбулдагы Евразия марафонында йөгереп, дәрәҗәле урыннарга лаек була. Швециядәге ярышта, Чехиядәге Брно шәһәрендә оештырылган дөнья чемпио­натында үзен таныта.

Бакия ханым бер ук вакытта спортның башка бер маҗаралы төре – күп төрле узышны эченә алган спорт төре (многоборье) белән кызыксына башлый, хәтта шуның өчен велосипедта йөрергә өйрәнә.  2005 елның февралендә Польшага беренче тапкыр шундый ярышка бара, ләкин төрек һәм поляк спортчыларыннан җыелган команда үзара аңлаша алмый, Бакияләр ярышны тәмамламыйча, ярты юлдан кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Шунда ул командада бердәмлекнең никадәр әһәмиятле булуын аңлый һәм Төркиягә кайткач, үз милли командасын туплый.  Әлеге команда белән 2006 елда Франциядә, 2008 елда Чилидә, Гарәп Әмирлекләрендә оештырылган многоборье ярышларында катнаша.

2009 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Бакия Дуран балалар һәм яшьләр арасында спортны җәелдерү  һәм ярыш­лар оештыру эше белән  шөгыльләнә, спорт лагере ачып, тренировкалар ясата, очрашуларда чыгышлар ясый.

Бакиянең гомере буена аны озатып барган, максатын билгеләгән девизы әтисеннән кечкенә вакытта ук ишеткән бер киңәш була: “Әгәр бер эшкә тотынасың икән, ул эшне эшләвең күренеп торсын. Аны шундый итеп башкар ки, һәркем, моны Бакия эшләде, дисен, һәм синнән яхшырак итеп беркем  дә эшли алмасын!”

Әлфинә Сибгатуллина

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*