tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян көрәшчеләре беркайчан да сынатмый
Ульян көрәшчеләре беркайчан да сынатмый

Ульян көрәшчеләре беркайчан да сынатмый

4-7 декабрьдә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда илебезнең 31 төбәгеннән 150 спортчы катнашты. Бәйгедә Ульяновск өлкәсенең танылган көрәшчеләре дә бил алышты.

– Төбәгебез батырлары бөтен тырышлыкларын һәм көчләрен куеп чыгыш ясады, һич тә сынатмадылар, – ди Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров.

Илкүләм чемпионатның нәтиҗәләре дә билгеле. Фәнис Заббаровның шәкертләре – Димитровград шәһәре пәһлеваннары беренче өчлеккә керәләр. Данлыклы көрәшче Сергей Павлик 130 килограммнан артык үлчәү категориясендә 1нче урынны алган. Ә Алмаз Хусаинов 80 килограммлы спортчылар арасында 2нче урынга чыккан. Руслан Сахбиев (85 кг) белән Рамис Ахметжанов (75 кг) үз үлчәү категорияләрендә 3нче урынга лаек дип табылган.

– Ульяновск өлкәсе данын бик тә лаеклы рәвештә яклаган көрәшчеләребезне кайнар котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз! – ди Фәнис Хатыйп улы.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*