tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда “Татар теле һәм мәдәнияте көне” үтте
Ульянда “Татар теле һәм мәдәнияте көне” үтте

Ульянда “Татар теле һәм мәдәнияте көне” үтте

2016 елның 15 сентябрендә Ульяновски шәһәренең Идел Аръягы районында “Татар теле һәм мәдәнияте көне” үткәрелде. Бу район күрше төбәк башкаласының иң зурысы дип санала, биредә күп кенә җитештерү ширкатьләре, заводлар эшли. Биредә яшәүче 250 мең кешенең 10% – 25 меңе татарлар тәшкил итә.

Программада профессиональ татар сәхнә сәнгатенә нигез салучыларның берсе – Бари Тарханов исемен йөртүче урамда истәлек ташы кую каралган булса да, яңгыр яву сәбәпле, оештыручылар бу чара соңрак үтәчәк дип белдерде. Башка чаралар исә бик җанлы һәм кызыклы үтте дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Казан кунаклары 64 санлы мәктәптә, Идел Аръягы ТМММ үзәгендә булдылар, җирле татар җәмәгатьчелеге һәм хакимият органнары вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” форматында татарларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Кич белән тантаналы чара үтте. Ульянлыларны чыгышлары белән Казан артистлары: данлыклы Камал театры корифейлары Әзһәр Шакиров һәм Наил Дунаев, шулай ук Фердинанд Фәтхи, Вәис Бәйрәмов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлнара Мулланурова, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов куандырдылар.

Чарага Ульяновски өлкәсе Законнар Чыгару Җыены рәисе урынбасары Игорь Тихонов һәм Ульян татарлары лидеры Рәмис Сафин килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*