tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп уздылар
Ульянда Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп уздылар

Ульянда Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп уздылар

Ульян шәһәре Тимерьюл районының «Современник» кино-концерт комплексында Әниләр көненә багышланган Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Район татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган бәйрәмгә милләттәшләребез тамаша залын шыгрым тутырып килде.

Бәйрәмдә катнашучыларны шәhәр башлыгы урынбасары – Тимерьюл район администрациясе башлыгы Владимир Трофимов сәламләде. Ул үзләренең балаларын илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстерүче гүзәл затларга Әниләр көне уңаеннан рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район җитәкчесе шулай ук җирле татар автономиясе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Рамил Заhит улы әйдәп барган милли оешма халык арасында зур эш башкара, бездә ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле hәм мәдәнияте көне үткәрү күптән инде традициягә керде, диде ул.

Район татар автономиясе рәисе, шәhәр Думасы депутаты Рамил Абитов үрнәк аналарны истәлекле бүләкләр белән шатландырды. Бүләкләнүчеләр арасында социаль хезмәткәр Гөлназ Кафиятуллова, 184 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Руфия Низамова, 30 нчы гимназиянең башлангыч класс укытучысы Наилә Никитина, «Благоустройство плюс» ширкате хезмәткәре Әлфия Азизова, өлкә кардиология диспансеры шәфкать туташы Эльвира Шкранова hәм «РЖД-медицина» хастаханәсе шәфкать туташы Тәүхидә Халимдарова да бар иде.

Киндяковка татарларының лидеры үрнәк татар гаиләләрен дә хөрмәтләде. Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә атлаучы Фаязетдин Садретдин улы белән Гөлшат Ариф кызы Низамовлар, быел Сапфир туйларын каршылаучы Альберт Кәрим улы белән Кәүcәрия Мәүлетбай кызы Салахутдиновлар, Энҗе туйларын билгеләп үтүче Хамзә Җиhанша улы белән Люзия Арифулла кызы Махмутовлар сәхнә түренә күтәрелеп бәхетле яшәү серләре белән бүлештеләр hәм бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Ульяновск өлкәсенең «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова аларга өлкә татар автономиясенең «Yрнәк татар гаиләсе» алтын мактау китабына кертелүләре турында сертификатлар тапшырды. Казаннан килгән мөхтәрәм кунак – Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина үрнәк әниләрне hәм гаиләләрне тәбрикләп, балаларга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә татар аналарының роле турында сөйләде. Милләтебез язмышы – аналар кулында, менә шушы алтын гыйбарәне hәрвакыт исебездә тотсак иде, диде ул.

Ульяновскиның Дзержинский урамындагы 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов белән шәhәрнең үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Людмила Хохлова да җир йөзендәге иң газиз hәм кадерле кешеләр – ягымлы, назлы әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр.

Татар теле hәм мәдәнияте көненең концерт программасы да hәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп төзелгән иде. Сәнгать осталары – Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, «Киндяковка» мәдәният йорты канаты астында эшләп килүче «Чулпан» татар вокаль коллективы (сәнгать җитәкчесе – Рәмис Фасхутдинов) hәм «Нур» татар халык театры (режиссеры – Җәмилә Мифтахова) халыкны моңлы hәм дәртле җырлары белән сөендерделәр. Ә 215 нче балалар бакчасына (мөдире — Юлия Юсубова) йөрүче төрле милләт сабыйлары тамашачыны «исәнмесез» дип саф татарча сәламләделәр.

Р. Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*