tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяндагы «Ак калфак»лылар Биләргә сәяхәт кылды
Ульяндагы «Ак калфак»лылар Биләргә сәяхәт кылды

Ульяндагы «Ак калфак»лылар Биләргә сәяхәт кылды

Шушы көннәрдә Ульяновск шәhәренең Иделаръягы районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының егермегә якын актив әгъзасы борынгы, чал тарихлы Биләр каласында экскурсиядә булып кайттылар.

“Ак калфак”лылар Биләрнең тарих-археология музеенда булып, шанлы вә тирән тарихыбыз белән таныштылар. Ел әйләнәсендә температурасы 6 градустан артмаган, көмеш эремәсенә  аеруча бай булган «Изге чишмә»дән  искиткеч тәмле, шифалы су эчтеләр. Аннары 444 баскычтан тау башына менеп, тарихи ташларны да үз күзләре белән күрү бәхетенә ирештеләр.

Борынгы Биләр каласына сәфәребез бары тик уңай тәэсирләр, озак вакыт сакланырлык матур истәлекләр калдырды. Борынгы, тарихи җирләргә экскурсия оештырган өчен район автономиясе җитәкчесе Рафаэль Әмин улы Назмутдиновка рәхмәт сүзләребезне җиткерeбез,- ди «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Шарафутдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*