tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск губернаторы: Милли телләрне өйрәнү торышы буенча даими рәвештә мониторинг алып барырга кирәк
Ульяновск губернаторы: Милли телләрне өйрәнү торышы буенча даими рәвештә мониторинг алып барырга кирәк

Ульяновск губернаторы: Милли телләрне өйрәнү торышы буенча даими рәвештә мониторинг алып барырга кирәк

Быел Ульяновск өлкәсендә татар, чуваш һәм мордва телләрен саклау һәм үстерү буенча Концепция кабул ителәчәк. Бу хакта өлкә губернаторы Сергей Морозов ана теле укытучыларының чираттагы съездында игълан итте. Ел саен уздырыла торган әлеге мәртәбәле чарада быел төбәкнең шәһәр һәм авыл районнарында эшләүче 400 гә якын ана теле укытучысы, этномәдәни төркемнәр булган балалар бакчаларының тәрбиячеләре катнашты.

Ульяновск өлкәсе хөкүмәтенең еллар дәвамында рус булмаган халыкларның телен, мәдәниятен һәм динен саклау буенча эзлекле эш алып баруы күпләрне сокландыра. Утыз елга якын милли телләрдә газеталар чыгу, телевидение тапшыруларының булуы, мәдәният Үзәкләре ачылу, китаплар басылу шуның ачык дәлиле. Бүген шәһәр ураманарын татарның Тукае, Кол Галие, чувашның Яковлевы, мордваның Эрзясы, әзребәйҗанның Гейдар Алиевы, вьетнамның ХоШи Мин һәйкәлләре бизәп тора.

Моннан җиде ел элек “Татарстан Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең филиалы да Ульяновск өлкәсендә губернатор Сергей Морозов үтенече белән ачылган иде.
Төбәк башлыгы ана теле укытучылары җыены алдыннан Милләтләр Советының утырышын уздырды. Анда күп сораулар белән бергә өлкәнең татар мәдәният үзәге эшчәнлеге хакында да сүз чыкты. Киләсе елга Үзәк 25 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов:

-2020-21 нче елларда без Нариманов проспектында урнашкан үзебезнең татар мәдәният үзәген тагын да яхшыртырга тиешбез. Аны тулысынча ремонтларга кирәк, чөнки ул татарларга гына түгел, башка халыкларга да хезмәт итә.

Төрле милләтләрнең ана теле укытучылары съездында сүз уку-укыту турында гына түгел, ә кадрлар әзерләү, күрше Татарстан, Чувашия һәм Мордовия белән хезмәттәшлек хакында да барды.

Бүген Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә укучыларның 25 % ын рус булмаган милләт балалары тәшкил итә. Шуңа күрә аларга ана телендә уку мөмкинлеге тудыру, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу заман таләбе. Бу уңайдан губернатор укытучыларга тагын бер яңа башлангычы хакында җиткерде.

-Ульяновск өлкәсендә милли телләрне өйрәнү торышы буенча даими рәвештә мониторинг алып барырга кирәк. Шулай ук өлкәбездә эшләүче милли матбугат чараларына- газета, радио һәм телевидениегә дәүләт ярдәмен үстерү дә бик мөһим. Моннан тыш, мин милли телләрне үстерү Концепциясен кабул итәргә кирәк дип саныйм.

Быел Ульяновск өлкәсендә “Милли бердәмлек елы” бара. Шунлыктан, милләтләр Советының эш планына да төбәктә гомер итүче халыкларның йөзләгән мәдәният һәм мәгърифәт чарасы кертелгән.

 Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*