tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Ислам мәдәнияте көннәре узды
Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Ислам мәдәнияте көннәре узды. Чараны милләттәшләребез Мәүлет ае тәмамлануга багышлап үткәрде. Тантаналы өлештә өлкә мөфтияте, шәһәр җитәкчелеге катнашты. Бу көнне төрле күргәзмәләр, сәүдә рәтләре оештырылган иде.

Соңгы вакытта Димитровград шәһәре сәяси-иҗтимагый тормыштагы зур вакыйгалары,  көтелмәгән үзгәрешләре белән дә гаҗәпләндерә.

Сентябрь аендагы сайлауларда Димитровград  шәһәре Советына 30 депутатның 26 сы КПРФ әгъзалары сайланган  иде. Ә күптән түгел генә шәһәр мөселманнары үзәк мәчеткә имам итеп 13 ел район башлыгы булып эшләгән  58 яшьлек Ильяс Мөхетдиновны сайлап куйдылар.   Шәһәрдә беренче тапыкр узучы бу чарада өлкәннәр белән бергә бик күп  сабыйлар да  катнашты. Өлкәнең баш ахуны белдергәнчә, мондый рухи-мәдәни чаралар киләсе елда төбәкнең башка районнарында һәм шәһәрләрендә дә уздырылачак.

 

Рәмис Сафин

Ульяновск

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*