tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов «Биләр» мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов «Биләр» мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов «Биләр» мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

Халыклар бердәмлеге көнен Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов шәһәрнең «Биләр» мәдрәсәсеннән башлады. Анда ул 70 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Мәдрәсә классларында булып, уку-укыту шартларын карады һәм бүләк итеп 10 данә һава чистарткыч бүләк итте.

Аннан соң Губернатор Хөкүмәт йортында милли автономия җитәкчеләрен кабул итте. Чәй өстәлләре артында ике сәгатькә якын барган очрашуда сүз 2022нче елда Ульяновск өлкәсендә 4нче тапкыр узачак Федераль Сабантуй хакында барды.

Очрашу азагында төбәк җитәкчесе милли лидерларга губернатор премиясен тапшырды.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*