tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыгы татар телен укыту проблемасын күтәрде
Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыгы татар телен укыту проблемасын күтәрде

Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыгы татар телен укыту проблемасын күтәрде

Ульяновск өлкәсендәге 400 дән артык мәктәпнең нибары 130 ында гына татар телен дәресләрдә, түгәрәк һәм факультативларда өйрәнәләр. Бу хакта күптән түгел генә төбәк татар автономиясенең Башкарма комитеты утырышында хәбәр иттеләр. Шул уңайдан автономия җитәкчелеге бу күңелсез хәлне тикшерү һәм чаралар күрүне сорап өлкә мәгариф министрына мөрәҗәгать иткән иде. Үтенечне карау озакка сузылмады- татар телен укытмаучы район мәгариф бүлеге җитәкчеләрен һәм кайбер мәктәп директорларын министрлыкка чакырып бу хәлгә ачыклык кертүне сорадылар.

Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов “Россия Конституциясең 26 нчы маддәсе-һәр кеше дә үз ана телен файдалана ала,аңа шул телдә белем, тәрбия алу хокукы бирелә,”- дип белдерә. Ул бу хакта татар теле укытылмаган районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары белән булган җитди сөйләшү дә дә әйтте.

“Россия халыклары телләре турындагы” Федераль закон- Россия Федерациясе халыкның санына карамыйча аларның туган телләрен үстерүне һәм саклауны гарантияли. Хәзерге вакытта федераль дәүләт мәгариф стандартлары, кыскартып русча әйтсәк, ФГОС буенча мәктәпләрдә ана теле атнасына 1 сәгатьтән 3 сәгатькә кадәр укытылырга мөмкин. Ләкин директорлар аның иң азын сайлыйлар, яисә ата-аналар теләми дип бөтенләй дә укытмыйлар.

Шунысы кызганыч, саф татар авылларында да ата-аналар балалары өчен “Туган тел” дип рус телен сайлый, директорлар да бу мөһим эштә йомшаклык күрсәтә. Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыгының мәгарифне үстерү Институты директоры Сергей Андреев әйткәнчә, кайбер мәктәпләрдә директорлар гомумән, бу эшне оештыруда һәм татар теле укытучыларын эзләүдә берни дә эшләмиләр. Миңа калса, менә бу иң зур проблема бүген. Сергей Алексеевич хаклы, мәктәп директорлары татар теле укытуны оештырып үзләренә өстәмә мәшәкать тудырмыйлар. Шуңа күрә дә җыелышларда ата-аналарга аларның хокуклары турында аңлатып торуны кирәк дип тә санамыйлар.

Быелгы уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 14560 татар баласы белем ала. Төбәкнең мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, шул 14 меңнән артык укучының 6000е татар телен дәресләрдә, яисә түгәрәк һәм факультативларда үзләштерә.

Министрлыкта булган җитди очрашуда кайбер директорлар татар телен укыту өчен кадрлар җитешмәүгә, махсус белем булган укытучылар булмауга сылтарга тырышты. Баксаң, аларның бу акланулары урынсыз булып чыкты.

Ульяновск дәүләт педгогия университеты ана теле укытучыларын әзерләүгә, аларның белемен камилләштерергә, ярдәм итәргә әзер. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, моннан берничә ел элек Ульяновск өлкәсе татар телен укыту буенча Россиянең 27 төбәге арасында беренче өчлектә бара иде. Ләкин ни кызганыч, соңгы ике елда ул берничә баскычка аска төште. Баксаң, моның сәбәпләрен ерактан эзлисе түгел.

Әйткәнебезчә, хәзер закон буенча ана теле бары тик ата-аналар ризалыгы белән укытыла. Ә алар ана теле итеп рус телен сайлыйлар. Әти-әниләрдән гариза булмагач, мәктәптә аны укытуны кирәк санамыйлар. Шулай итеп татар теле укытучы мәктәпләр саны ел саен кими бара.

Ульяновск шәһәре мэры урынбасары янында булган тагын бер очрашуда да сүз шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытуның торышы хакында барды. Мәктәпләрдәге 7103 татар баласының нибары 1643 е генә ана телен өйрәнә ала. Мэр урынбасары Ирина Митрофанова мәгариф идарәсенә монда да 1 сентябрьдән ана теле укытуны җайга салырга күрсәтмә бирде.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*