tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучыларының август киңәшмәсе узды
Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучыларының август киңәшмәсе узды

Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучыларының август киңәшмәсе узды

Ульяновск өлкәсе ана теле укытучыларының быелгы август киңәшмәсендә мәктәпләрдә татар теле укыту, гаиләдә милли тәрбия мәсьәләләре белән бергә киләсе елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу хакында да сөйләштеләр. Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбендә татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларын уртак җыенын бергә җыйнап уздыру очраклы түгел. Чөнки алар нинди генә телдә сөйләшсәләр дә, аларны бер үк проблемалар, уртак авырлыклар берләштерә. Өлкәнең Димитровград шәһәрендәге Габдулла Тукай исемен йөртүче татар мәктәбенә төбәкнең 100 дән артык ана теле укытучылары җыелган. Елга бер тапкыр уза торган бу чарада һәр районнан да вәкилләр катнаша. Биредә узган ук уку елында башкарылган эшләргә йомгак ясала, кимчелекләрне бетерү, аларны хәл итү юллары турында сөйләнелә.

Татар теле укытучыларын теркәү барышында аларга Казанннан әле яңа гына кайтарылган дәреслекләр, методик кулланмалар, матур әдәбият та таратылды.
Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килгәндә, чыннан да соңгы елларда аларга кытлык юк. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы быел да илебезнең 30 дан артык төбәгенә, шулар өстенә дистәгә якын ерак һәм якын чит илләргә кирәк кадәрле бушлай таратты. Министрлыкның төбәкләр белән эшләү бүлеге хезмәткәре Гөлия Мусина белдергәнчә, быел Казан Россия төбәкләренә 2 миллион сумнан артык дәреслекләр җибәргән. Бу сан ел саен арта бара.

Ульяновск өлкәсе мәктәпләре генә дә узган уку елы дәвамында 310 мең сумлык уку әсбаплары һәм дәреслекләр алганнар. Татарстанның мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова сүзләренә караганда, мондый үтенечләр белән бары тик Ульяновск укытучылары гына мөрәҗәгать итми икән. Мондый теләк, фикерләрне илебезнең башка төбәкләрендә дә ишетергә туры килә,- ди Рузилә ханым. Шуңа күрә дә институт рус телле төбәкләр өчен махсус кулланмалар һәм программалар өстендә эшли башлаган.

Укытучыларның еллык киңәшмәсендә уку-укыту, дәреслекләр белән тәэмин ителү мәсьәләләре белән бергә, гаиләдәге милли тәрбия хакында да сүз күтәрелде.
Бу уку елыннан байтак кына мәктәпләр атнасына алты көнлек укудан, биш көнлеккә күчү сәбәпле, татар теле дәресләре саны тагын кыскартылган.

Димитровградның Тукай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты элеккечә, атнасына өч сәгать сакланып калган. Ә балалар саны ел саен арта бара. Август киңәшмәсендә шәһәрдәге балалар бакчаларында этно-мәдәни төркемнәр ачу, аларга мөмкин булган кадәр күбрәк баланы җәлеп итү турында да әйтелде. Бу уңайдан Уляновскиның 242 нче бакчасының зур тәҗрибәсе бар.

Август киңәшмәсендә Ульяновск мәгарифне үстерү институты директоры Сергей Андреев әле яңа гына кабул ителгән “Ульяновск өлкәсендә туган телләрне үстерү концепциясе” хакында әйтеп, бу документның Россия төбәкләрендә бердәнбер булуына басым ясады һәм өлкә хөкүмәте алга таба да туган телләрне өйрәнүгә беренче чираттагы бурыч итеп караячак диде. Укытучыларга министрлыкның бүләкләрен дә тапшырды.

 Рамис Сафин 

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*