tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә балалар бакчаларында татар теле дәресләрен башларга җыеналар
Ульяновск өлкәсендә балалар бакчаларында татар теле дәресләрен башларга җыеналар

Ульяновск өлкәсендә балалар бакчаларында татар теле дәресләрен башларга җыеналар

Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелегенең күп еллык тырышлыгы бушка китмәде. Шәһәрдәге 79 мәктәпнең 73 ендә татар теле дәресләрдә, түгәрәк һәм факультативларда өйрәнелә. Хәзер төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе эшне балалар бакчаларында башлап җибәрергә ниятли. Чөнки бүген милли-мәдәни компонент Ульяновск шәһәрендәге 140 бакчаның нибары 9 ында гына кертелгән.

Шәһәрдәге балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу һәм анда эшне оештыру тәҗрибәсе Ульяновск шәһәренең берничә бакчасында инде дистә елдан артык алып барыла. Ульяновскиның 242 нче бакчасында да милли төркемнәр 10 елга якын эшләп килә.Бирегә төрле милләт балалары йөргәнлектән, тәрбиячеләр ата-аналар ярдәмендә һәрдаим төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыралар, йола уеннарын оештыралар.  “Уйна, халкым гармуны!” дип аталган чара да шундыйларның берсе. Бу көннәрдә аны зур тырышлык белән әзерләп, онытылмаслык бәйрәм итеп үткәрделәр.

Тәрбиячеләр әйтүенчә, шәһәрдәге бакчаларда сабыйларга татар телен өйрәнүдә аеруча федераль татар автономиясе биргән курчак театры зур булышлык итә икән. Андагы әкиятләрнең рус һәм татар телендә булуы аеруча җайлы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*