tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә милли телләрне-татар, чуваш һәм мордва телләрен үстерү буенча Концепция кабул ителәчәк
Ульяновск өлкәсендә милли телләрне-татар, чуваш һәм мордва телләрен үстерү буенча Концепция кабул ителәчәк

Ульяновск өлкәсендә милли телләрне-татар, чуваш һәм мордва телләрен үстерү буенча Концепция кабул ителәчәк

Халыкара туган телләр көне уңаеннан Ульяовск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов милләтләр Советынын чиртаттагы утырышын уздырды. Ул узенең чыгышында берничә инициатива белән чыкты. Шуларның берсе быел Ульяновск өлкәсендә милли телләрне-татар, чуваш һәм мордва телләрен үстерү буенча Концепция кабул ителәчәк. Ул шулай ук үз чыгышында киләсе елда Татар мәдәният үзәген капиталь ремонтка да акча биреләчәге хакында әйтеп узды.

Губернатор әлеге үзәктә башка халыкларның да һәртөрле чаралары узуын һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. Совет утырышыннан соң анда катнашучылар ана теле укытучылары сьездында катнашты. Анда өлкә,  авыл, районнарыннан 300 дән артык укытучы чакырылган иде. Губернатор анда мөгаллимәләргә дәуләт бүләкләрен тапшырды.

 Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*