tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Ульяновск өлкәсендә — Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узды
Ульяновск өлкәсендә — Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узды

Ульяновск өлкәсендә — Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узды

 Ульяновск өлкәсендә Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узды. Россиядә мәдәният елы уңаеннан уздырылучы бу чарада Сембер сәхнәләрендә  республикабызның халык уен кораллары оркестры, Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм Әтнә, Буа дәүләт   театрлары чыгыш ясый.  Аның кысаларында шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгын  каршылап Татарстан дәүләт музееның герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган уникаль экспозициясе дә күрсәтелә.

Мәдәният көннәре бу атна азагында   Ленин мемориалында  Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерты белән тәмамланачак.  Шул ук көнне ике төбәк  мәдәният министрларының   үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә  кул  да куелды.     

Ульяновск өлкәсендә Татарстанның мәдәният һәм сәнгать көннәрен үткәрү идеясы белән моннан бер ел элек җирле автономия чыккан иде. Аларны ул вакытта  өлкәнең мәдәният министрлыгы да хуплады. Һәм менә бүген бер ел дәвамында барган катлаулы оештыру эшләренә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге белән булган эшлекле очрашуда   Губернатор — Хөкүмәт рәисе Сергей Морозов әзерлек  эшләренең югары дәрәҗәдә алып барылуы хакында әйтте һәм семберлеләргә күпкырлы мәдәни программа әзерләгәннәре өчен республика җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.

Чәй өстәле артында барган сөйләшүдә өлкә башлыгы алдагы елларда Татарстанда Ульяновск өлкәсе көннәрен уздыру һәм Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче татар язучыларының китабын чыгару кебек кызыклы тәкьдимнәре белән дә уртаклашты. Очрашу ике төбәкнең мәдәният министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую белән тәмамланды.

Ә мәдәният көннәре өлкәнең төбәкне өйрәнү музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган экпозицияне ачу белән башланып китте.

Шунысы сөенечле, тамаша залында утыручылар арасында мәктәп балалары байтак иде. Алар бүген тамашачы сыйфатында гына түгел, ә кичәне оештыручылар һәм чыгыш ясаучылар булып та катнаша.

Музей залларына куелган бай экспонатлар арасында,  билгеле инде, түрдәге урынны Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” алып тора. Чын мәгънәсендә халкыбызның  батырлыгын, сынмас рухын гәүдәләндергән һәм милләтебезне бөтен дөньяга таныткан әле кулъязма китапларны  бу көнне  күпләр күреп калырга тырышты.

   Кичен шәһәрнең 1000 кеше сыйдырышлы “Губернатор” мәдәният сараенда Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт халык уен кораллары орекстрының концерты белән мәдәният көннәрен ачу тантанасы узды.

Монда   өлкә губернаторы Сергей Морозов республикада гына түгел, илебездә дә танылган дирижер Анатолий Шутиковка  Мактау грамотасын  тапшырды һәм әлеге мәдәни чараны уздыруга лаеклы өлеш керткән  өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка үзенең рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

“Татарстан  үзенең данлыклы традицияләре белән бай. Сезнең төбәк эшчән якларның берсе, танылган кешеләрнең туган төбәге. Сез безнең якын күршеләребез, безнең дуслык еллар дәвамында сыналган дуслык. Без, ульянлылар, сезнең белән мәдәни багланышларны ныгытабыз һәм шатлыкларны уртаклашабыз”, диде губернатор.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин борынгы Сембер төбәгенең татар тарихында якты эз калдырган шәхесләре, язучылары һәм сәнгать әһелләре хакында да ассызыклап узды.

“Ульяновск  өлкәсендә танылган  Абушаевлар, Акчуриннар династиясе яшәгән. Ульяновск төбәге чын мәгънәсендә  татар мәдәниятенә биргән шәхесләре — Кави Нәҗми, Фәйзулла Туишев һәм башкалар  белән горурлана ала”, диде министр.

Мәдәният бәйрәменең икенче көнендә театр сөюче семберлеләргә данлыклы һәм мәшһүр Камал театры “Банкрот” спектаклен  тәкьдим итте.

Татар драматургиясе классигы Галиасгар Камалның әлеге әсәре театрның 100 елдан артык тарихында өченче тапкыр гына сәхнәгә куела. Күпләр аны беренче кат кына күрәләр.

  Спектакльнең баш персонажы Сираҗетдинның тапкырлыгы һәм теләсә нинди хәлдән дә коры гына чыга алуына сокланган  сембер тамашачысы аны  үткен мишәр татарына ошаткан.                                                       

Мәдәният көннәре кысаларында  бу көннәрдә өлкәнең Димитровград шәһәрендә,  Иске Кулаткы районында  Буа   һәм Әтнә дәүләт театрлары да чыгыш ясады.   Сәнгать  көннәре 14 ноябрь көнне Татарстан дәүләт җыр һәм  бию ансамбленең  концерты  белән тәмамланды.. Шулай ук ул көнне Ленин мемориалында  Татарстан республикасы һөнәрчеләре эшләренең зур күргәзмәсе дә эшләде.

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*