tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Җәлил” айлыгы бара
Ульяновск өлкәсендә “Җәлил” айлыгы бара

Ульяновск өлкәсендә “Җәлил” айлыгы бара

Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап “Җәлил айлыгы” бара. Аның кысаларында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтә. Ә Ульяновск татар мәдәният үзәгендә исә шагыйрьгә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир узды.

Турнирны оештыручы-төбәкнең татар автономиясе каршында эшләүче “Ак тулпар” шахмат клубы. Тугызынчы тапкыр узучы ярыш быел да узган еллардагы сыман Муса Җәлилгә багышланган әдәби музыкаль кичә белән башланып китте. Сәхнә янәшәсенә үк татар милләтен илгә генә түгел, дөньяга таныткан герой шагыйрьнең бюсты һәм аның легендар “Моабит дәфтәрләре” китабының күчерелмәсе куелган. Турнир барышында китап янына килеп аны кулга алып караучылар өзелмәде.
Шагыйрь истәлегенә уздырылучы быелгы турнирда катнашучыларның саны 40 тан артык иде.

Балаларны ярышка остазлары, яисә укытучылары гына түгел, байтагын әби-бабайлары, әти-әниләре алып килгән.Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Заһит абый Айнәтуллов турнирда тугызынчы тапкыр катнашуы. Ә тәүге тапкыр шахмат тактасы артына утыруы алты яшьтә була.

Узган ел өлкәнең татар автономиясе шахматчылар әзерләү буенча спорт мәктәбе белән килешү дә төзегән иде. Анда йөрүче балалар инде бүгенге турнирда да катнашалар.
Дүрт сәгатьтән артык барган ярышта беренче урынны Александр Киндеев алды. Икенче һәм өченче урыннарны Данис Сафин белән Владимир Ногербеков бүлештеләр. Аларга оештыручыларның дипломнары белән медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә инде турнирда һәр катнашучыга бүләк итеп Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә басылган шигырь китаплары бирелде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*